+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
13 декабрь 2016, 02:00

Белем пәйгамбәре

Чиркәү календаре буенча 14 декабрьдә Наум көне билгеләнә. Наум пәйгамбәр христиан динендә гыйлем, кешеләрнең фәннәргә омтылышы белән идарә итүче булып исәпләнә. Элек бу көнне ата-аналар балаларын карт остазларга укырга-язарга өйрәтергә биргән.

Әниләре баланы укырга мотлак елап озатырга тиеш булган. Моның сәбәпләре дә ачык: остаз шәкертне аның арт санына өч тапкыр камчы белән сугып кына кабул иткән. Балалар исә аны өч тапкыр баш иеп сәламләгән. Биргән белемнәре өчен ата-ана мөгаллимнәргә тавык, йомырка, карабодай ярмасы кебек азык-төлек белән түләгән.

Наум көне белән бәйле күптөрле халык сынамышлары яши. Әйдәгез, сынап карыйк!

Наум көнендә каргалар каркылдый башласа, буран көт.

Төнге күктә йолдызлар күп булып, як­ты янса, тиздән салкыннар киләчәк.

Наум көнендә этләр өрә-өрә карлыгып бетсә, кар явуын көт.

Бу көнне җил төньяктан иссә, яки юнәлешен көньяктан көнбатышка үз­гәр­т­сә, тиздән салкыннар киләчәк.

Куян эзләре өнен­нән ерак китмәсә, тиз­­дән кар явачак.
Читайте нас: