Мондый истәлекле көн юкка гына билгеләнми. 1991 елда Югославиядә Русия телевидениесе хәбәрчесе Виктор Ногин белән оператор Геннадий Куренной һәлак була. Тикшерү журналистлар утырган машинаны серб боевиклары утка тотканын ачыклый.
хөкүмәт карамагында булмаган Журналистларны яклау комитеты мәгълүматлары буенча 2013 елга дөньяда 70 журналистның гомере өзелгән. Киңкүләм мәгълүмат чараларының 29 хезмәткәре Сүриядә башын салган. Гыйрак белән Мисыр да бик күпләрнең гомерен өзгән. Шулай ук Пакистан, Сомали, Һиндстан, Әфганстан, Израиль, Бразилия һәм Филиппины да журналистлар өчен хәвефле урын санала. Журналистларның халыкара хәвефсезлек институты (INSI) 2014 елда Украинаны журналистлар өчен иң хәвефле төбәк дип игълан итте. Мәгълүм булуынча, илнең көньяк-көнчыгышындагы хәрби конфликтта Русия журналистлары Андрей Стенин, Анатолий Клян, Игорь Корнелюк һәм Антон Волошинның гомерләре өзелде. Алар Батырлык ордены белән бүләкләнде. Журналистлар Владислав Листьев, Дмитрий Холодов, Лариса Юдина, Анна Политковская, Наталья Эстемирова, Анастасия Бабурова һәм башкаларның исемнәре дә онытылмый. Аларның үлеменә китергән сәбәпләр әле дә булса ачыкланмаган.
Һәлак булган журналистларны 3 майда, Бөтендөнья матбугат иреге көнендә дә искә алалар. Ел саен 8 сентябрьдә Журналистларның халыкара теләктәшлек көне билгеләнә. Бу дата икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган чех журналисты Юлиус Фучик исеме белән бәйле.
Ату коралы белән бәйле булмаса да, журналист һөнәре дөньядагы иң хәвефле һөнәрләрнең берсе булып кала. Вазыйфасын үтәгәндә башын салучы үткен каләм ияләренең исемлеге ел саен тулылануы шул хакта сөйли.