+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 декабрь 2016, 02:00

Безнең калкан ул!

Бөек Ватан сугышыннан соң Америкада һәм НАТОга кергән башка дәүләтләрдә кораллану зур үсеш алгач, СССРда Стратегик тәгаенләнеш­тәге ракета гаскәрләре барлыкка килә. Ул 1959 елның 17 декабрендә оештырылганлыктан шул көн аларның һөнә­ри бәйрәмнәре булып исәпләнә.

Стратегик тәгаенләнеш­тәге ракета гаскәрләре яшерен булу сәбәпле, совет чорында аларның һөнәри көне календарьда күрсәтелмәде. Аларның үз эмблемалары да юк иде, артиллерия билгесе тагып йөрделәр.

СССРда идарә итүче беренче ракеталар 1946-59 елларда уйлап табыла. “Р-1” – 270 чакрымга, “Р-2” – 600 чакрымга оча торган була. Бүген бу гаскәрләр­дәге төп кораллар булып “Воевода”, “Стилет”, “Тополь-М” кебек ракеталар тәшкил итә. 2020 елга аларны “Ярс”, “Рубеж”, “Сармат” кебек заманчалары алыштырачак.

Ракета гаскәрләренең штабы Мәскәү янындагы Власиха поселогында урнашкан. Аның карамагына 12 дивизияне үз эченә алучы өч ракета армиясе керә. Бу төр гаскәрләр буенча юга­ры белем Серпухов хәрби институтында бирелә.

Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре Кораллы Көчләрнең төп нигезен тәш­кил итә, ватаныбызны чит­тән һөҗүм итүдән ышаныч­лы саклый, хаклы рәвештә илнең ракета калканы дип атала.
Читайте нас: