+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 декабрь 2016, 02:00

Фәннәр академиясенә – 25 ел

Башкортстан Фәннәр академиясе оештырылуга 25 ел тулды. Әлеге вакыйга уңаеннан узган тантаналы утырышта республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов, ведомство җитәкчеләре, фән эшлеклеләре, Татарстан, Саха-Якутия, Чечен республикаларыннан, чит илләрдән күренекле галимнәр катнашты.

– 1991 елда мин республиканың Югары Советы Президиумында эшли идем. Ул вакытта Президиумда Фәннәр академиясе оештыру мәсьәләсе каралды. Моңа оештыру комитетының җитди эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелде. Дебатлар, бәхәсләр, дискуссияләр – һәммәсе тиешенчә барды. Киләчәктә Фәннәр академиясенең көчле структурасы, зур нәтиҗәләргә ирешүе күзалланды. Шул утырышта без Фәннәр академиясе оештыру турында карар кабул иттек, – дип истәлекләре белән бүлеште Рөстәм Хәмитов.

Чирек гасыр элек нигез салынган оешма бүген Социаль-гуманитар фәннәр һәм технологияләр, Математика, физика һәм машина белеме, Медицина фәннәре һәм сәламәтлекне саклау, Агро һәм биотехнологияләр, Җир турында фән һәм нефть-газ технологияләре, Химик технологияләр һәм яңа материаллар кебек 6 бүлектән тора. Аның канаты астында берничә фәнни институт һәм “Башкортстан энциклопедиясе” фәнни-нәшрият комплексы эшли. Болардан тыш, ул республикадагы кайбер фәнни оешмаларга фәнни-методик яктан җитәкчелек тә итә.

Әлбәттә, 25 ел эчендә республика үсешенә тоемлы йогынты ясаучы Фәннәр академиясенең казанышлары, уңышлары бихисап. Әлеге оешманың Башкортстанны ил, хәтта дөнья күләмендә таныткан фәнни инновацияләре, тикшеренүләре дә байтак. Мәсәлән, күз авыруларын дәвалау өлкәсендә Башкортстан бөтен дөньяга үрнәк булып тора ала! Үз чыгышында Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов та әлеге оешманың төбәкнең фәнни-техник потенциалын саклап калу, ныгыту һәм үстерүгә керткән ролен билгеләп үтте.

Шул ук вакытта бу өлкәдә әле куелган максатларга ирешелмәгән, тиешенчә уйланылып җитмәгән мәсьәләләр дә шактый. Моны үз чыгышында республика Башлыгы да ассызыклады.

— Тормышка ашырылмаган мөһим мәсьәләләрнең берсе — ул республиканың власть структуралары һәм фәнни даирә арасында тыгыз хезмәттәшлек булмау, — диде Рөстәм Хәмитов. — Безнең уртак хезмәтебез үзгә­рергә, модер­низацияләнергә тиеш. Бу юлга бастык та инде. Безгә яшь кадрлар, республиканың, илнең иртәгәсе өчен яңа кешеләр кирәк. Шул чакта гына киләчәккә ышаныч булачак һәм без үз эшебезне дөрес итеп оештырдык дип әйтә алачакбыз.

Республика Башлыгы фән эшлеклеләрен юбилей белән котлады һәм республика үсешенә саллы өлеш керткән галимнәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас: