Павел I 1796 елның ноябрендә патша тәхетенә утыру белән армиядә реформалар башлый. Беренче фәрманы белән 1796 елның 17 декабрендә хәрби курьер элемтәсе оештыра. Моның өчен махсус хәрби часть төзелә. Тәүге төркемгә бер офицер һәм 13 фельдъегерь керә. Алар илнең барлык почмакларына, чит илләргә мөһим документлар ташый, импе-раторның шәхси үтенечләрен башкара.
Яңа хезмәт булдырылу белән аны киңәйтү кирәклеге ачыклана. Нәтиҗәдә Кавалергард полкы лейб-гвардиясе хәрбиләре, Измайловский, Преображенский һәм Семеновский полклары лейбгвардиясе офицерлары белән тулыландырыла. Эмблемасы булдырыла. Фельдъегерь хезмәте 1917 елгы Октябрь революциясе һәм Бөек Ватан сугышы елларында да эшчәнлеген дәвам итә. 2004 елның 13 августында Русия Президенты дәүләт фельдъегерь хезмәте мәсьәләләре буенча указ кабул итте.
1991 елдан әлеге хезмәт Элемтә министрлыгына карады, 2000 елдан Русия Хөкүмәте карамагына күчерелде. Ул турыдан-туры Русия Президентына буйсына. Бүген 300 фельдъегерь 60 һава, 36 тимер юл, 16 автомомбиль маршруты буенча 112 урынга корреспонденцияләр ташый.