Беренче тапкыр сексуаль хезмәт күрсәтүчеләр 2011 елда Италиянең Венеция шәһәрендә I Бөтендөнья конгрессы уздыра. “Югары форум”да Америка, Италия, Германия, Вьетнам, Таиланд, Камбоджа һәм дөньяның тагы берничә иленнән килгән вәкилләр катнаша. Чарада секс-хезмәткәрләргә карата көч куллану мәсьәләләре тикшерелә. Форумнан соң анда катнашучылар кызыл кулчатырлар күтәреп урамнар буйлап уза. Алар моның белән җәмәгатьчелекнең үз хокукларына игътибар юнәлтүенә өмет итә.
2003 елдан башлап 17 декабрь аларны яклау көне буларак билгеләнә.
Бу “хезмәтчәннәрне” халыкта фәхишәләр дип атыйлар. Алар бар икән, димәк, кешелек өчен бу тармакта “тир агызучылар” да кирәк. Соңгы елларда элекке советлар Союзы дәүләтләреннән чит илләргә тере товар – кызлар белән сәүдә итү, сутенерларның басымы турында хәбәрләр еш ишетелеп тора. Димәк, проблемалар бар.
Шулай ук хатын-кызларга “ярдәм күрсәтүче” ир-ат фәхешләр барлыгы да мәгълүм. Әлеге көнне аларның хокукларын яклауны да онытмаска иде.