+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 декабрь 2016, 02:00

Күчмә кошлар кебек язмышлар

1990 елның 18 декабрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе барлык мигрантларны һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау турында Халыкара конвенция кабул итә. Шул ук оешма, 2000 елның 4 декабрендә Халыкара мигрантлар көнен билгеләү турында карар чыгара.

Бу бәйрәм юктан гына барлыкка килми. Соңгы елларда бөтен дөньяда мигрантлар саны артуы күзәтелә.

Халыкара мигрантлар көне җир шарының бөтен почмакларында да билгеләнә. Бу көнне төрле акцияләр, мигрантларның хокуклары турындагы законнарга ачыклык кертү буенча эшлекле семинарлар үтә. Бүген җир йөзендәге һәр 35нче кеше мигрант булып исәпләнә.
Читайте нас: