+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
17 декабрь 2016, 02:00

Корт чакса да, сал чайкалса да...

ЗАГС хезмәткәрләре нинди очракта да йөкләтелгән бурычны намус белән җиренә җиткереп башкара.18 декабрдә ЗАГС хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Бу дата 1917 елдан бирле билгеләнеп үтелә, нәкъ шул елда Русия Республикасы Совнаркомы тарафыннан “Гражданлык браклары, балалар һәм акт­лар китабы алып бару турында” Декретка кул куела.

Бу документ яшь совет илендә гаилә мөнәсә­бәтләренә кагылучы беренче документ булып тора. Аңа кадәр, билгеле булуынча, өйләне­шү­ләр, туымнар, үлемнәр турындагы язуларны чиркәү, мәчетләр алып барган.

Бүген ЗАГСлар бала тууны, уллыкка алуны, ата хокукын билгеләүне, никахны теркәүне һәм таркатуны, үлемне, гражданнарның исемен алмаштыруны терки. Әмма безнең аңда ЗАГС хез­мәт­кәрләре күбрәк күңелле чара — туй мәҗлесе белән бәйле буларак күзаллана.

ЗАГС хезмәткәрләре, үзләре сөйләвенчә, туй­ларда төрле кызыклы хәлләргә дә тарый. Хә­зер бит табигать кочагына чыгып, никахны саф һавада теркәү модасы китте. Бер таны­шымның сөйләве истә калган. Яшьләр никахларын елга суы өстендә, матур итеп бизәлгән салда теркәргә булган. Салның чайкалуын исәпкә алып, үзләренә тотынып басар өчен таяк куйдырганнар, ә менә ЗАГС хезмәткәрен кайгыртучы булмаган. Ул, музыка уйнап тынганнан соң, тантаналы телмәрне укый башлаган, әмма укый алмыйча интегә икән, чөнки сал әле бер якка, әле икенче таба чайкала, ди. Бичара хезмәткәр үзе дә, күп булмаган тамашачылар да кәеф­сез­ләнеп беткән. Ярый әле үзе үткер булган: кәгазенә карамыйча белгәннәрен сөйләп, бер-ике строфа ятланган шигырен укып, эшен тәки ерып чыккан.

Никахны теркәү тантанасына төрле костюмнарда килү дә хәзер модага кереп китте. Авыл җирендә мондый хәл бик күзәтелми, ә менә шәһәр­ләрдә бу күренеш киң тарлаган. Мәскәүдә яшәүче ахирәтемнең йортлары ЗАГС бүлеге янында гына.

— Я Ходай, кайчак бу яшьләргә карыйм да, боларның башларында барлык шөрепләре дә җитә микән, дип уйлыйм. Әти-әниләре нәрсә карый икән? Бервакыт ЗАГСка вампирлар киемендә килүчеләргә тап булдым. Бөтенесе дә коточкыч киенгәннәр, ә кыз белән кияүне башкалардан аерырлык түгел. Икенчесендә готларның туена тап булдым. Җәен байкерлар туйга килеп, 50-60 мотоцикл белән бөтен тирә-якны дер селкетеп киткән иде. Гомерләрендәге иң мөһим булган чарага шул тиклем җиңел караумы, никахның җитдилеген аңлап бетермәүме бу, белмим. Туйдан цирк ясагач, тормышлары да шундый циркка әйлән­мәсме? — дип аптырый ул.

Ә бервакыт: “Бүген бер әби белән бабайның туен күзәттек, икесенә дә сиксәннәр булыр. Чак йөриләр, икесе дә таяк таянган. Бу маскарад нигә микән аларга?” — дип шалтыратты. Минем: “Мәхәб­бәткә киртә юк инде аңа, ул ничә яшьтә дә килә ала!” дигән сүзләрем аны ышандырмады. “Ак күлмәк яшьләргә генә килешә! Авызыңда бер тешең дә калмагач, ул күлмәкне ник кияргә кирәк, берәр костюм яки халат киеп килсә ярамаганмы?!” дип, һаман үзкенекен сөйләде.

Ак күлмәк, дигәннән, бәлки, ул хаклыдыр да, чөнки ак төс ул — сафлык билгесе. Шуңа да туй­да ак күлмәк кию кабул ителгән бит инде. Кайчак тау хәтле корсаклы кәләшләрнең ак туй күлмәге киеп басып торуы сәер күренә.

— Бездә хәтта авырлы кәләшләр өчен дә туй күлмәге тегелә, төрле фасоннар бар. Аларга күб­рәк алсу, зәңгәр төсләрдәге күлмәкләрне тәкъдим итсәк тә, ризалашканнары бик сирәк, акны сорый­лар, актан киенәселәре килә. Ә менә туйга кадәр сафлыкларын саклый алмаганнар, — ди “Кәләш” дип аталган туй салоны сатучысы Фирая ханым.

Районнарның берсендә ЗАГС бүлегендә эшләүче ханымнан эшендә булган кызыклы очракларны сорагач, ул җәй көне үткән бер туйга тәрәзәдән бал корты күче очып килеп керүен кы­зык итеп сөйләде. Бер-ике минут эчендә залда беркем дә калмады, ди. Барысы чәрелдәшә, сел­тәнә, ә мондый селтәнүләр кортларның ачуын гына кабарта.

Яшь парны гына түгел, кунакларны да шактый гына корт чага. Күз-битләре шешенеп беткән ку­накларга бераз ял биреп, берәр сәгатьтән язы­лышырга килергә кушыла. Тегеләр ЗАГС каршына килә, әмма бинага керергә куркалар, үзегез генә төшмәссезме, без кул куяр идек, дип, хезмәткәр­ләрне урамга чакырталар. “Мондый парны беренче күрүем: шешенеп беткәннәр, кызының күзе йомылып беткән диярлек! Без үзебез юк-барга, ырым-хорафатларга ышанып бармасак та, бу хәлне ниндидер билге сыманрак кабул иттек. Тормышлары да шулай пыран-за­ран барырмы икән инде, дип көенештек. Бу хәл­ләргә ун еллап вакыт узды инде, район үзәгендә төпләнеп яшиләр, ике бала үстерәләр. Аерылы­шырга килмәделәр, шуңа сөенеп торабыз!” — ди ул.

Менә шулай дуслар, ә сезгә никахыгызның беркайчан да өзелмәвен, бүленмәвен телибез. Шулай ук ЗАГС хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм­нәре белән тәбриклибез. Ни дисәң дә ике йөрәкне бергә кушучы, кавыштыручы бит алар!
Читайте нас: