2004 елдан бу идарә, статусын үзгәртеп, “Департамент” дип атала башлый, ләкин аның тәүге атамасы да сакланган. Үз иминлеге хезмәте, даими рәвештә эчке тикшерүләр үткәреп, ведомство хезмәткәрләрен аттестацияләүне гамәлгә ашырып кына калмый, халыктан килгән мәгълүматны җентекле анализлый да. Моның өчен җәмәгать кабул итү бүлмәләре, “кайнар” телефон элемтәләре, Интернет челтәрендә порталлар бар.
Шушы еллар эчендә әлеге Департамент хезмәткәрләре тарафыннан ведомство эчендәге күп җинаятьләр ачыкланган. Гражданнар аларның хезмәтенә ышанмыйчарак караса да, хезмәт нәтиҗәле һәм катгый эш итә.