+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 декабрь 2016, 02:00

Митра – хакыйкать һәм гаделлек

20-21 декабрьдә һинд, фарсы, әрмән халыкларында Митра көне билгеләнә. Митра – хакыйкать, абсолют гаделлек үрнәге. Ул Кояш белән турыдан-туры бәйле.

Кояш нурларыннан беркем дә качып кала алмаган кебек үк, Митраның күз карашыннан да бернинди ялган яшеренә алмый. Митра кешеләрнең бурычларын төгәл үтәвен күзәтә, дөньядагы тигезлекне, гармонияне саклый. Әгәр кеше дөньяда гадел тормыш алып барса, ул аны мәрхәмәтеннән ташламый, һәрвакыт ярдәм итә. Табигать стихияләре – Җил, Су, Җир һәм Ут та аның карамагында. Митра елның уңышлы килүен, уңышның мул булуын тәэмин итә. Аның күңелен күрергә теләп, шушы көнне борынгылар 21 шәм кабызган.

Әлеге, Кояш белән бәйле бәйрәмнең 21 декабрьгә – иң кыска көнгә туры килүе дә һич очраклы түгел. Нәкъ шушы чорны борынгылар Кояшның туган көне дип санаган, чөнки шуннан соң көн озыная башлаган. Димәк, Кояшны тоткарлап торган кара көчләр җиңелүгә дучар бул­ган. Татарларда нәкъ шушы көнне Нардуган кичәләре башланган.
Читайте нас: