+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
22 декабрь 2016, 02:00

Ә японнарда шулай...

Императорның туган көне Япониядә иң мөһим дәүләт бәйрәме булып санала. 1989 елда тәхеткә Акихито килгәннән соң, бу бәйрәм 23 декабрьдә, нәкъ аның туган көнендә билгеләнә башлый. Император сарае янына халык елына ике тапкыр гына шулай якын килә ала: 23 декабрьдә һәм 2 гыйнварда.

Традиция буенча, туган көнендә император үз гаиләсе һәм якыннары белән балконга чыгып, сарай янына җыелган халыкны сәламли (хәвефсезлек максатында балкон пуля үтмәслек пыяладан эшләнгән). Императорны котларга килгән кешеләр аны кечкенә әләмнәр болгап каршы ала. Тэнно Хэйканы (Япониядә императорны шулай атыйлар) туган көне белән тәбрикләп, япон халкы котлау сүзләре һәм теләкләр язылган открыткалар, хатлар калдыра.

Император бу көнне халык алдында берничә тапкыр чыгыш ясый, аның сарае яныннан 20 меңнән артык кеше үтә. Акихито идарә иткәндә иң тотрыклы һәм үсешкә ирешкән чорда яшәүләре һәм аның гасырлар буена килгән традицияләрне үзгәртергә курыкмавы өчен японнар үз императорларын бик хөрмәт итә. Бу, бигрәк тә, император гаиләсендәге үзгә­решләргә кагыла. Мәсәлән, императорлар идарә итү чорында беренче тапкыр Акихито 1959 елда аристократлар җәмгыя­теннән булган Митико Седа исемле кызга өйләнә. Митико гаиләсе Япониядә бик хөрмәтле һәм зыялы гаилә­ләрнең берсе санала. Аларның берничә гаилә әгъзасы мәдәният өлкәсендәге иң югары бүләк белән дә билгеләнгән.

Акихитоның император гаиләсендәге традицияләрне үзгәртү буенча тагын бер адымы: алар өч баласын да гувернерлар карамагына бирмичә, үзләре тәрбияли. Император тормышына әзерләр өчен иң өлкән улларын ике яшендә әти-әнисеннән аерып, гувернерлар тәрбиясенә бирү мәҗбүри саналса да, тәхеткә утырырга тиешле принц Нарухитоны да алар үз яныннан җибәрми.

Акихито үзе булачак император тәрбияләүнең барлык баскычлары аша үткән, яхшы белем алган һәм принц чагында ук әтисе урынына чит илләргә Япониянең вәкиле булып йөргән.

Императорның бик күп бүләкләре һәм фәнни дәрәҗәләре бар, ул ихтиология белән ныклап кызыксына, үзенең фәнни хезмәтләрен еш бастыра.
Читайте нас: