+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 декабрь 2016, 02:00

Без – Советлар Союзыннан

69 ел яшәгән дәүләтнең юкка чыгуының сәбәпләре.Безнең буын өчен СССР таркалу төзәлмәс яра булып калачак. Без кризиска, хәтта авыр сынауларга әзер идек. Әмма бөек дәүләтнең үзенең 70 еллык юбилеен каршылар алдыннан юкка чыгуы барысын да шаккатырды.

Бу вакыйга планета күләмендә һәлакәт булдымы? Әлбәттә. Әмма белгечләрнең барысы да бу фикер белән килешми. Һичшиксез, күп халыклар һәм илләр үзләренең якланганлыгы кимүен сизде. Күпмедер вакыт бер полярлы дөнья тантана итте, ә АКШ һәм аларның фикердәшләре диктатурасы хәвеф белән янады. Халыкара мөнәсәбәтләр белән кызыксынучы кешеләргә бу дөньяның күп төбәкләрендә тотрыклылык югалу мисалында күренә. Ә безне Ватаныбыз язмышы һәм Советлар Союзы таркалганнан соң килеп туган проблемалар борчый. Элек популяр булган афоризмны үзгәртеп әйтсәк: юкка чыккан Союзны кызганмаган кешенең эчендә җаны юк, ә аны тергезеп була дип уйлаган кешенең акылы юк!

Ни өчен куәтле, какшамас, зур казанышларга ирешкән, Көнбатыш белән хәрби-стратегик мәсьәләләрдә тигез хокукка ия булган Советлар Союзы көчсез, ярдәмчесез кала?

Ил тарихы турында тирәнтен уйланучы В. В. Путин кайчандыр В. И. Ленин үзе бу фаҗиганең сәбәпчесе булуын билгеләде. Бу фикер белән либераллар да, патриотлар да бәхәскә керде, әмма алар сүлпән һәм нигезсез булды. Чөнки СССРның мондый үзенчәлекләре турында сөйләгәндә Президент хаклы.

Советлар Союзы барлыкка килүен искә төшерик. Беренче Бөтендөнья сугышы, ике революция, Гражданнар сугышы нәтиҗәсендә Русия империясе таркала. Территориаль-дәүләт үзгәреш­ләре сәхифәсе 130дан артык вакыйганы үз эченә ала. Финляндия, Польша, Латвия, Литва, Эстония бәйсез дәүләт статусы ала. Демократик республикалар, федерацияләр, “ак” режим хөкүмәтләре 40ка якын, ә совет республикалары, автономияләре 35 берәмлекне үз эченә ала. “Русия халыклары хокуклары декларациясе” нигезендә халыклар һәм территорияләрнең массакүләм дәүләт иҗаты башлана. Бу тарихи вакыйгаларда Башкортстан да лаеклы урын ала.

Сугыш ахырына 9 тугандаш республиканың хәрби-сәяси һәм икътисади берлеге барлыкка килә. Алар РСФСР, Украина, Белоруссия, Әзер­байҗан, Әрмәнстан, Грузия, Бохара, Хорезм һәм Ерак Көнчыгыш республикалары. РСФСР үзе зур Союзга әверелә башлый, 1919 елда аның составына беренче милли автономияле республика булып Башкортстан керә. И. В. Сталин нәкъ шундый “автономияләштерү”, зур федерация буларак, Русия составына барлык яңа республикаларны кертү яклы була.

Әмма 1922 елда Украина, Белоруссия республикалары, Кавказ Совет Социалистик Федератив Республикасы язмышы билгеләнгәндә, В. И. Ленин проблеманы хәл итүнең бөтенләй башка юлын тәкъдим итә. Бу федерациянең тагын бер “катын”, ягъни РСФСР, УССР, БССР, ЗСФСР Союзы булдыру варианты була. 1922 елның 30 декабрендә Советларның I Бөтенсоюз съездында СССРны оештыру турында декларация раслана, 1924 елның гыйнварында яңа дәүләт – СССР Конституциясе кабул ителә. Советлар Союзы илне элекке империя кысаларында тулысынча тергезә. Ләкин яңа дәүләттә баштан ук зәгыйфь принциплар урнаша. Мена шулар “акрын эшләүче мина” була да инде.

Беренчедән, Союз дөнья революциясе, социализм һәм коммунизм төзү идеологиясенә ныклы бәйләнгән була. Аны оештыручылар бу мәңгелек дип уйлый. “Дөньядагы һәм илдәге идеология үзгәрсә”, дигән уй бөтенләй каралмый һәм төптән уйланылмый. Нәтиҗәдә, илнең күпсанлы ресурслары планетаның яртысына диярлек Европа, Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләрендә революция хәрәкәтенә булышлык итүгә тотыныла. Без аларга бәйсезлек яулауда һәм илләрен үстерүдә ярдәм иттек. Нәтиҗәдә, бу СССРны ныгытуга булышлык иттеме? Аларның кайсы аңа тугры булып калды?

Икенчедән, большевиклар партиясе үзәккә берләшү гарантиясенә әверелә. Монысы да мәңге булыр кебек күзаллана. Коммунистлар партиясенең милли отрядлары бер-берсеннән аерыла башласа, республикаларда күппар­тиялелек хөкем сөрсә нәрсә була? Союзның бердәмлеген, ныклыгын нәрсә тәэмин итәчәк? Икътисадмы? Армия, хокук саклау органнарымы? Кайбер сорау алулар күрсәтүенчә: ХХ гасыр ахырына яңа җәмгыять төзү мөмкин булуына сорау алуда кат­нашучыларның бары тик 2 проценты, КПСС әгъзаларының 4 проценты гына ышанган. Җитәкчеләр алышына, Совет властеның беренче еллардагы идея­ләреннән ерак торган яңа буын килә. Горбачев, Ельцин, Яковлев, Шеварднадзе, Кравчук, Шушкевич кебек лидерлар барлыкка килә. Берләшмәнең ныклыгы нәрсәдә сакланып калырга мөмкин? Яңа дәүләт төзүчеләрнең башына мондый уй кереп тә чыкмый. Әйтерсең лә СССР җитәкчелегенең хатасыз эшләячәге гарантияләнә.

Өченчедән, большевиклар җитәк­челәрен дәүләт ныклыгын хокукый, конституцион механизмнар аша тәэмин итү кызыксындырмый. Бу – аларның эчке эше, Ленин, Сталин, башка юлбашчылар мәсьәләләре кебек тоела. Болар мәңгелек була аламы соң? Күп кенә пропаганда положениеләре мотлак рәвештә хокук, закон нормалары белән алышынырга тиеш иде. Мәсәлән, Союз составына ничек керергә, нинди процедуралар аша аннан чыгарга, Союз һәм республикалар хокукы нинди механизмнар белән сакланачак? Кызганычка каршы, 1936 һәм 1977 еллардагы Консти­туцияләрдә бу мәсьәләләр ахырына кадәр уйланылмаган. Боларның барысы да 1991 елда, Союзны саклап калу турындагы референдум нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча, юридик мәсьәләләргә кагылмыйча, ирекле ысул белән СССРны таркатканда килеп чыга. Тагын импровизация, шул чордагы сәясәтчеләр мәнфәгатьләре хакына карарлар кабул итү башлана.

Баштарак зур өстенлек биргән икътисад һәм социаль өлкәне тулысынча дәүләтләштерү тора-бара илне гомум кризиска китерүен дә исәпкә алырга кирәк. Төптән уйланылган базар реформасы, көчле дәүләт тармагы булган катнаш икътисадка күчү кирәк иде. Әмма СССР җитәкчеләре моны башкарып чыга алмады. Социаль-икътисади һәм сәяси система кризисы Союз дәүләтен түбәнгә сөйри. Шулай итеп, бөек корылманың нигезе вакыт сынауларын күтәрә алмады.

Хәзер башка вакыт, ныклылык запасы, проблемалар һәм бурычлар башка. Без СССР тарихын, казанышларын һәм җиңүләрен, аның тәҗрибәсен ихтирам итәргә тиеш. Союз гомере кыска булды, әмма ул ил һәм дөнья халыклары тарихында тирән эз калдырды. Советлар Союзы дөньяны фашист коллыгыннан азат итте, 100гә якын яңа дәүләт оешуга, БМО барлыкка килүгә ярдәм итте. Иң мөһиме — өченче Бөтендөнья сугышына юл куелмады, заманча үсеш өчен алшартлар барлыкка килде, Русия һәм башка илләр берләште. Без арытаба да биографиябезне, мирасыбызны, Советлар Союзы балалары икәнлегебезне горурлык белән хәтердә тотачакбыз.

Марат Ямалов,
тарих фәннәре докторы.
Читайте нас: