+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 декабрь 2016, 02:00

СССР дигән бөек ил...

Совет Социалистик Республикалары Союзы таркалуга — 25 ел.1991 елның 25 декабрендә СССР Президенты Михаил Горбачев отставкага китүе турында игълан итте, 26 декабрьдә Югары Совет СССРның яшәүдән туктавы турында декларация кабул итте.Милли сепаратизмның һәм үзгәртеп кору барышында совет икътисадының уңышсыз реформалары нәтиҗәсендә — төбәкләрнең икътисади изоляциясе барлыкка килүе; үзәктәге һәм төбәктәге элита арасында хакимият өчен көрәш; коммунистлар идеологиясенең кризисы; үзәк һәм милли республикалар вәкаләтләрендә баланс булмавы, үзәк хакимиятенең союздаш республикаларга карата диктат сәясәте — СССР кебек бөек илнең таркалуына шушылар сәбәп булды дип исәпли белгечләр.

1985 елда КПСС Генеральный секретаре Михаил Горбачев һәм аның тарафдарлары үзгәртеп кору сәясәтен башлады. Халыкның сәяси активлыгы кискен артты, радикаль һәм милләтчел оешмалар барлыкка килде. Системаны үзгәртеп кору омтылышы кризисның тирә­нәюенә китерде.

СССР таркалуы сәясәт һәм икътисад кризисы шартларында узды. 1989 елда СССРда беренче тапкыр икътисади кризис башлану турында игълан ителде. Товар дефициты иң югары ноктага җитте, илнең барлык төбәкләрендә диярлек талоннар буенча тәэмин итү кертелде. 1991 елда СССРда демографик кризис башланды (үлем күрсәткече туучылар саныннан артты).

СССР территориясендә милләтара низаглар башланды. 1986 елның декабрендә Михаил Горбачев Казах ССРының беренче секретаре булып озак еллар эшләгән Динмөхәмәт Кунаевны пенсиягә озатып, бу югары вазыйфага Казахстанга бернинди бәйләнеше булмаган, моңа кадәр Ульяновск өлкә комитетында беренче секретарь булып эшләгән Геннадий Колбинны билгели. Халык моңа риза булмый, 16 декабрьдә демон­страциягә чыга, ул эчке гаскәрләр кулланып бастырыла. 1989 елның июнендә Казах­станның Яңаүзән шәһәрендә казахлар һәм Кавказдан килүчеләр арасында бәрелеш башлана. Аны бастыру өчен бронетранспортерлар, танклар, вертолетлар кулланыла. Июльдә Сухумида грузиннар һәм абхазлар арасында бәрелешләр була.

Таулы Карабах низагы барышында этник чистартулар алып барыла. 1989 елда Әрмән ССРы Югары Советы Таулы Карабах кушылуы турында игълан итә һәм Нахчыван АССРына карата икътисади блокада кертә. Үз чиратында, Әзербайҗан Халык фронты Әрмәнстанга карата икътисади блокада игълан итә. 1991 елның апрелендә ике совет республикасы арасында сугыш башлана.

1989 елның маенда Фирганә үзәнлегендә тәртипсезлекләр башланып китә — үзбәкләр һәм месхетия төрекләре арасында мөнәсәбәтләр кискенләшә. Июньдә биредә төрек погромнары була. 1990 елның маенда Әндиҗанда — яһүд һәм әрмән погромы, ә бер айдан, Кыргыз ССРы территориясендә үзбәк-кыргыз бәрелешләре була. 1990 елның 13-20 гыйнварында Баку шәһәрендә әрмән халкына карата көч куллану, талау, ут төртү, милеген юк итү кебек тәртипсезлекләр була.

Гомум кризис шартларында РСФСРда, аеруча Мәскәү һәм Ленинградта, демократларның популярлыгы арта.
1990 елның 7 февралендә Үзәк комитет хакимияткә монополиясен йомшарту турында игълан итә, берничә атна эчендә беренче конкуренцияле сайлаулар үткәрелә. 1990-91 еллардагы “мөстәкыйльлек парады” һәрберебезгә билгеле. Нәти­җәдә, союздаш һәм автономияле республикалар мөстәкыйль­лек ала.

1988 елның 3 августында Литва ССРнда “үзгәртеп кору яклы” “Саюдис” хәрәкәте оештырыла, ул баштан яшерен рәвештә, соңрак СССР составыннан чыгу максатын ачык күтәрә. Ул күпмеңле митинглар үткәрә һәм актив пропаганда алып бара. 1990 елның 11 мартында Литва ССРы Югары Советы Литваның бәйсезлеге турында игълан итә. Республика территориясендә СССР Конституциясе туктатыла, 1938 елгы Литва Конституциясе яңадан кертелә. Шуңа җавап итеп, совет хөкүмәте Литвага икътисади блокада игълан итә, ә соңрак хәрби көч тә куллана. 1991 елның 31 мартында Литва коммунистлар партиясе Литва милли коткару комитеты оештыра, урамнарда армия патруле кертелә. 1991 елның августындагы вакыйгалардан соң Көнбатыш илләрнең күпчелеге Литваның бәйсез­леген таный. СССР Литва бәйсезлеген 6 сентябрьдә таный.

1988 елның апрелендә Эстон ССРында үзгәртеп кору яклы Халык фронты төзелә. Формаль рәвештә ул Эстониянең СССР составыннан чыгу максатын куймый, әмма аңа ирешү өчен нигез булып тора. 1988 елның 16 ноябрендә Эстон ССРының Югары Советы Эстониянең мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итә. 1990 елның 8 маенда ЭССР Югары Советы Эстон Совет Социалистик Республикасы исемен Эстон Республикасы итеп үзгәртә. 1991 елның 12 гыйнварында РСФСР Югары Советы рәисе Борис Ельцин һәм Эстон Республикасы Югары Советы рәисе Арнольд Рюйтел белән “РСФСР һәм Эстон Республикасы арасында дәүләтара мөнә­сәбәтләрнең нигезләре турында” килешүгә кул куйдылар. Анда РСФСР Эстониянең бәйсез­леген таный. “Август путчы” көннә­рендә Эстония Югары Советы дәүләти бәйсезлеге турында декларациясен кабул итә. 6 сентябрьдә СССР рәсми рәвештә Эстония бәйсезлеген таный.

1989-90 елларда Латвия ССРында бәйсезлек өчен көрәшүче Латвия Халык фронты позицияләре көчәя, СССР составында калуны яклаган Интерфронт белән көрәш көчәя. 1990 елның 4 маенда ЛССР Югары Советы Латвия Респуб­ликасының бәйсезлеген торгызу турында декларация кабул итә. 1991 елның 6 сентябрендә Латвия бәйсезлеге СССР тарафыннан танылды.

1989 елдан башлап, Грузиядә СССР составыннан чыгу өчен хәрәкәт көчәя, грузия-абхаз һәм грузин-осетин низаглары башлана. 1989 елның 4 апрелендә Тбилисида гаскәр белән бәрелешләр нәтиҗәсендә 16 кеше һәлак була. 1990 елның 28 ноябрендә, сайлаулар нәтиҗәсендә, Грузия Югары Советы оештырыла, аның башында радикаль милләтче Звиад Гамсахурдия тора. 1990 елның 15 ноябрендә ГССР Югары Советы Грузин Совет Социалистик Республикасы исемен Грузия Республикасы итеп үзгәртә. 1991 елның 31 мартында Грузин ССРнда Грузиянең бәйсезлеген торгызу турында референдум үткәрелә, 9 апрельдә Грузия Югары Советы бәйсезлеген торгызу турында игълан иткән.

1988 елда Әзербайҗан халык фронты оештырыла, ул Карабах низагы шартларында көчәйгән милли хәрәкәтнең башында тора. 1989 елның 23 сентяб­рендә АзССРы Югары Советы мөстәкыйльлек турында закон кабул итә. 1990 елның 18 августында АзССРы Югары Советы Әзербайҗан Респуб­ликасының дәүләти бәйсезлеген торгызу турында декларация, ә 18 октябрьдә бәйсезлек турында акт кабул итә.

1991 елның 17 мартында үткән Бөтенсоюз референдумында тавыш бирүчеләрнең 77,85 проценты СССРны сакларга дип белдерә. Шуңа карамастан, БССР, РСФСР һәм УССР җитәкчеләре Станислав Шушкевич, Борис Ельцин һәм Леонид Кравчук кул куйган “Беловежье килешүе” нигезендә СССР­ның юкка чыгуы, аның урынына Бәйсез Дәүләтләр Берлеге барлыкка килүе турында игълан ителә. Шулай итеп, 1922 елның 30 декабрендә төзелгән дөнья­дагы иң зур һәм куәтле ил – СССР, 69 елдан соң, 1991 елның 26 декабрендә, таркалды.

1996 елның 15 мартында Русия Дәүләт думасы СССРны таркату турында килешүләрнең хокук бозу булганлыгы турында игълан итте.
Читайте нас: