+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 декабрь 2016, 02:00

Төп закон ул

Башкортстан Республикасы Конституциясе Башкортстан республика Югары Советы тарафыннан 1993 елның 24 декабрендә кабул ителде.

Әмма тормыш бер урында гына тормаган кебек, Төп закон да заман таләпләренә яраклашып, үзгәрешләр кичерә. Башкортстан Конституциясен яңартуда беренче этап 2002 елга туры килде. Бу чорда конституцион нормаларны кабаттан карау зарурлыгына федераль законнарны арытаба үстерү, дәүләт властен ныгыту, дәүләт власте органнарын формалаштыру принципларының үзгәрүе, урындагы үзидарә системасының камилләшүе сәбәпче булды.

Арытаба Башкортстан Республикасы Кон­ституциясенә 2006 елда төзәтмәләр кертелде. Бу чордагы үзгәрешләр илдәге башкарма власть вертикален ныгыту буенча башлангычларны гамәлгә ашыру, Русия Федерациясе субъектларында иң югары вазыйфа биләүче кешеләргә вәкаләтләр бирү тәртибенең үзгәрүенә һәм муниципаль реформа белән бәйле булды.

Башкортстан Конституциясенә төрле елларда төзәтмәләр кертелсә дә, 2нче статьясында языл­ганча Төп законның асылы үзгәрешсез кала: ”Кеше, аның хокуклары һәм ирекләре Башкортстан Республикасында иң югары кыйммәт булып тора. Кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тану, үтәү, яклау – дәүләт буларак Башкортстан Республикасының бурычы”.

Шунысы да игътибарга лаек, Төп законга үзгәрешләр кертү тормышыбызның уңай якка үзгәрүе, камилләшүе белән бәйле, шуңа да Конституциянең әһәмияте еллар узган саен арта бара.
Читайте нас: