+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
5 гыйнвар 2017, 02:00

Язмышы үз җырларына охшаш

Бу бөек шәхеснең иҗади казанышларын кыскача гына санап үтик. Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры 1955 елдан башлап 45 ел дәвамында аның алты операсын һәм бер музыкаль комедиясен куйды. “Салават Юлаев”, “Кодача”, “Шәүрә”, “Агыйдел дулкыннары”, “Урал илчеләре”, “Акмулла”, “Каһым түрә” театрның милли репертуарын бизәп тордылар. Иҗат ителү белән үк халык отып алган һәм әле дә бәясе кимемәгән йөзләрчә җырлар, романслар.Заһир Исмәгыйлев оештыруда үзе актив катнашкан Уфа сәнгать институтының беренче ректоры итеп тәгаенләнде һәм бу вазыйфаны 20 ел башкарды. Шулай ук ул 24 ел буе Башкортстан Композиторлар берлеге рәисе булды.Заһир Исмәгыйлев СССРның, РСФСРның һәм БАССРның халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның Михаил Глинка исемендәге һәм БАССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе иде.

Читайте нас: