+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
16 Апреля 2017, 11:55

Берләштерүче бәйрәм!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика халкын якынлашып килүче Пасха бәйрәме белән котлады.Анда болай диелә:“Әлеге бәйрәм, яңарыш һәм ышаныч символы буларак, шатлык һәм куаныч белән килә. Бу тантаналар безне күпгасырлык рухи-әхлакый кыйммәтләргә җәлеп итә, мохтаҗларга ярдәм итү өчен дин әһелләрен берләштерә. Бүген Башкортстанда яшәүче православие динен тотучылар башка диннәр вәкилләре белән бергә иҗтимагый бердәмлекне ныгыта, хәйрия һәм мәгърифәтчелек, яшьләргә тәрбия бирү белән актив шөгыльләнә. Республикада мондый милләтара һәм конфессияара бердәмлек аеруча мөһим, ә уртак эшләр мактауга лаек.Бу бәйрәм көннәрендә туганнар һәм якыннар белән аралашу шатлык алып килсен, йортлар мәхәббәт һәм ышаныч нуры белән тулсын.Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек һәм тынычлык телим!”

Читайте нас