Салават Юлаев 1754 елда (1752 елда дигән мәгълүматлар да бар) хәзерге Салават районының Тәкәй авылында туган (ул авыл бүгенге көндә сакланмаган). Һәр буынында тарханнар, муллалар, батырлар булган затлылык нәселдән килә.
1773 елда әтисе Юлай Азналин белән баш күтәрүчеләр Крестьян сугышы җитәкчесе Емельян Пугачев ягына чыгалар. Яуда Салават отряды белән күп батырлыклар күрсәтә, бихисап алышларда катнаша.
1774 елда сатлыкҗан аркасында кулга алынгач та, үзен батырларча тота, сорау алуларда бер иптәшен дә сатмый. Ярты еллап барган тикшерү эшләреннән соң әтисе Юлай Азналин белән бергә җәзага тарттырыла һәм сөргенгә озатыла. 1800 елның көзендә шунда вафат була.
Салават Юлаев шагыйрь буларак та киң билгеле. Аның иҗат җимешләре азатлык өчен көрәшкә чакыра, туган якның гүзәллеген данлый, мәхәббәткә багышлана.
Милли батырын республика халкы әле дә зурлап искә ала.