+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Календарьда бу көн
4 Августа 2017, 21:00

Дөнья табиблары тынычлык яклы!

Менә инде 72 ел Япониядәге Хиросима шәһәрендә сәгать иртәнге сигез тулып унбиш минут киткәч, үле тынлык урнаша. Яшьләр дә, өлкәннәр дә, балалар да кулларын күкрәкләренә куеп, башларын иеп, бу минутларда 1945 елның коточкыч 6 августы хакында уйлыйлар. Бу көн – тыныч шәһәр өстенә атом бомбасы төшкән көн.

Хиросиманың Тыныч­лык паркында бу һәлакәт аркасында дөньядан кит­кәннәр истәлегенә куел­ган һәйкәл янында мәң­гелек ут яна, аның өстенә: “Тыныч йоклагыз, хата кабатланмаячак”, дип язылган. Ел саен 6 августта биредә төрле чаралар оештырыла.
Шәһәрне бомбага тоту нәтиҗәсендә 200 меңгә якын кеше һәлак була, 160 мең кеше яралана һәм нурланыш ала. Аның аянычлы нәтиҗәләре әлегә кадәр үзен сиздерә... Өч көннән соң шундый ук көчтәге икенче бомба Япониянең Нагасаки шәһәренә ташлана...
Ун елдан соң Хиросимада атом һәм су коралын тыю турында беренче халыкара конференция оештырыла, ә 1985 елда Тын океанның көньяк өлеше атомсыз зона дип игълан ителә (Раротонг килешүе).
1980 елда Франциядә “Дөнья табиблары атом-төш хәвефен кисәтү яклы” оешмасы барлыкка килә. Ел саен 6 августта “Дөнья табиблары тынычлык яклы” көне билгеләнә башлый. “Тынычлык табиблары” дөньяның дистәләрчә шәһәрләрендә барлыкка килә һәм бу хәрәкәт үсүен дәвам итә.
6 августта табиблар гадәти тормышлары белән яши, дәвалый, гомерләрне коткара һәм радиация нәтиҗәләрен юк итәргә тырыша.
“Тынычлык табиблары” атом-төш тикшеренүләрен туктату өчен чыгыш ясый. Алар фикеренчә, атом коралын эшләү һәм тик­шерүгә киткән чараларны кешелек иминлеге, медицина һәм социаль яшәү шартларын яхшырту өчен җәлеп итү нәтиҗәлерәк булыр иде.
Атом бомбасы шартла­вының нәтиҗәләре коточкыч. Атом коралы зарарлавының берничә дәрәҗәсе бар. Хәтта бик аз нурланыш алып, тышкы яктан сәламәт күренүчеләр дә гомерлеккә хәвеф төркемендә кала. Нурланыш генетик мутацияләргә китерә һәм аның нинди шартларда һәм кайчан үзен сиздерәчәген алдан әйтеп булмый. Радиоактив изотоплар организмда җыелып, иммун системасын какшата һәм кеше моңа кадәр каршы тора алган чирләргә дә бирешә башлый. Нурланыш нәти­җәсендә яман шеш авырулары барлыкка килү хәвефе арта һәм репродуктив системага коточкыч начар йогынты ясала. Радиация нәтиҗәләре икенче, өченче, хәтта дүртенче буында да чагылыш табарга мөмкин.
Хиросима фаҗигасендә нурланыш алучылар мораль яктан да зур зыян күрә. Алар белән гаилә корырга, бергә эшләргә, дус булырга теләүчеләр саны кискен кими. Атом шартлавыннан соң беренче елларда алар бөтенләй аерым кастага әйләнә: “хибакуся” – атом шартлавыннан каза күрүче дип йөртелә.
Атом-төш сугышына каршы дөнья табиблары оешмасы актив эшчәнлеге өчен Нобель премиясе белән дә бүләкләнә.
Читайте нас