Календарьда бу көн
14 август 2017, 21:00

Адвокатурага – 95 ел

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында адвокатураның 95 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русия Адвокатлар палатасы президенты Юрий Пилипенко, Башкортстан Адвокатлар палатасы президенты Булат Юмадилов, республиканың министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, ил төбәкләренең адвокатлар палаталары вәкилләре катнашты.

– Адвокат роле һәрвакыт әһәмиятле булды, – диде Константин Толкачев. – Күп еллар дәвамында адвокатура үзенең ихтыяҗлылык дәрәҗәсен исбатлады, абруен ныгытты, адвокатларны законга таянып эшләүче һөнәри берлекләргә туплады.
Константин Толкачев билгеләвенчә, адвокатлар берлекләре бүген гражданнарга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерүгә булышлык итә, закон актларын эшләүдә катнаша.
Ул, шулай ук, республика адвокатурасының дәүләт властеның төрле тармаклары, иҗтимагый институтлар, фәнни һәм эксперт үзәкләре белән үзара бәйләнешенә югары бәя бирде.
– Сез җәмәгатьчелекнең хокукый аңын һәм гадел хөкемгә ышаныч булдыруга зур өлеш керттегез, – диде республика парламенты Рәисе. – Соңгы елларда гражданнар үз хокукларын яклау өчен компетентлы белгечләргә ешрак мөрәҗәгать итә башлады. Киләчәктә дә Башкортстан адвокатурасы традицияләрен дәвам итәрсез, кешеләр мәнфәгатьләрен һәм хокукларын лаеклы якларсыз дип ышанам.
Арытаба Константин Толкачев республиканың иң яхшы адвокатларына Дәүләт җыелышы-Корылтай бүләкләрен тапшырды.
Читайте нас