Әлеге бәйрәм уңаеннан республика Яшьләр Гвардиясе “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе, Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы һәм Уфа шәһәре советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы белән берлектә автойөреш оештырды. Русия флагы таккан автомобильләр колоннасы Уфа урамнары буйлап узды.
Автойөреш Беренче май урамында Моторлар төзү берләшмәсе мәдәният сарае алдыннан башланып, Октябрь проспекты, Цюрупа урамыннан, Зәки Вәлиди урамы аша Ватан паркына килде. Конгресс-холл алдында чарада катнашучыларга җәяүлеләр төркеме кушылды.
Арытаба колонна Ватан паркына төште, анда Русия флагы төсләрендәге тасмалар таратылды һәм шундый ук шарлар күккә очырылды.