0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
2 сентябрь 2017, 02:00

Рухи камиллек изге гамәлләрдән башлана!

Кичә Русия Президенты Владимир Путин илебезнең мөселманнар өммәтен Корбан бәйрәме белән тәбрик итте. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та республика мөселман-нарын изге бәйрәм белән котлады. Аерым алганда, Рөстәм Зәки улының котлавында болай диелә:

“Хөрмәтле Башкортстан Республикасы мөселманнары!
Сезне Ислам динендә иң мөһим вакыйгаларның берсе – Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Хаҗ тәмамлануын аңлатучы әлеге вакыйга тирәнтен әхлакый мәгънәгә ия, тынычлык символы, якыннарыңны кайгырту, рухи камиллек һәм яхшы гамәлләр кылу вакыты булып тора.
Республикада яшәүче мөселманнар хаҗга бара, мәчетләргә йөри, алар якыннары сәламәтлеге һәм бәхете, Ватаныбыз иминлеге өчен гыйбадәт кыла.
Республикада конфессияара тынычлык һәм җәмәгать бердәмлеге саклана. Бу мөселманнар өммәтенең гаилә кыйммәтләрен ныгытуда, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, хәйриячелектә, мәдәни-мәгърифәтчелек проектларында актив катнашуына бәйле.
Бу изге бәйрәм һәр йортка тынычлык һәм муллык алып килсен. Сезгә саләмәтлек, иминлек һәм бары тик яхшылыклар телим!
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!”
Читайте нас