Пушкин вә мин
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз "Евгениен",
Мин исә җырлыйм монда фәкать бәрәңгенең көен.
Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән
Тугъры күз салсаң эшенә - ул үзе миннән түбән.
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм "Евгениен"
Яуме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем.
Язганың булса бәкале, ул бәкага тартала.
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.
Габдуулла Тукай.