+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
23 Июля 2018, 21:00

Алгы сызыкта

Иртәгә — Русия тикшерү органнары хезмәткәрләре көне.Уфа районара тикшерү бүлеге эш күрсәткечләре буенча республикада яхшы исәптә.Уфа районара тикшерү бүлеге 2007 елда Прокуратура составында төзелә. Ул чакта бүлек Уфа, Кырмыскалы, Нуриман, Кушнаренко, Благовещен, Иглин, Архангель районнарын берләштерә. Бүген исә Уфа районара тикшерү комитеты башкала, Архангель һәм Кырмыскалы районнарын үз эченә алган. Шуңа ярашлы, эш күләме дә бераз кимегән. Әлбәттә, җинаятьләрнең күпчелеге халык саны даими артып торучы Уфа районында теркәлә.

Добавить в предпочтительные источники Google
— Безнең хезмәт үтерү, көчләү, вазыйфалы кешеләр, хокук сакчылары кылган җинаятьләр, экстремизм, террорчылык, наркомания белән бәйле, кыскасы, иң авыр җинаятьләрне тикшерә. Табиб хаталары буенча кузгатылган эшләр дә безнең карамакта, әйткәндәй, әле шундый дүрт эш тикшерүдә исәпләнә, — диде бүлек җитәкчесе, юстиция подполковнигы Дамир Сабирҗанов.
Дамир Камил улы шушы өлкәдә 14 ел дәвамында хезмәт сала. Башкортстан дәүләт университетын тәмамлагач та прокуратурага эшкә килгән. Аннары биш ел Дуван районара тикшерү бүлеге җитәкчесе йөген тарткан. 2011 елдан шушы бүлектә. Тикшерүче эше җиңел түгел, көн дә кан-яшь белән очрашу, кеше­лектән чыккан кабахәтләрне тәүбәгә китерү, аларның чын йөзен фашлау, шул ук вакытта каршыңда кечкенә баланы җәфалап үтерүче утырса да, үз-үзеңне кулга алып, сабыр­лыгыңны җуймыйча, аннан сорау алу… Бу кадәресен һәркем дә булдыра алмыйдыр ул.
Кабахәт дигәннән, җинаятьчеләр­нең күпчелеге андый булмый икән. Дамир Сабирҗанов күптән түгел Уфа районын тетрәндергән вакыйганы мисалга китерде. Комлыкүл авылында җәбер­ләү­ләрдән гарык булган ике бала анасы исерек ирен пычак кадап үтерә һәм, бер тәүлек буена сараенда ике метр тирәнлектә чокыр казып, гәүдәсен шунда күмеп куя. Бу хәлләр балаларның күз алдында була. Аннары атнадан артык тыныч кына яши хатын. Эшне күршеләр боза. Ирнең юкка чыгуына, ә иң мөһиме хатынының аны эзләү буенча бер чара да күрмәвенә гаҗәпсе­неп, алар полициягә хәбәр итә. Тикшерү башлана. Җепнең очы хатынга килеп ялгана. Кире каккысыз дәлилләр нә-тиҗәсендә ул гаебен танырга мәҗбүр була…
Ә бер гүзәл зат, кызы һәм кияве ярдәмендә ирен үтереп гәүдәсен яшергәннән соң, полициягә аның югалуы турында хәбәр итә. Тикшерү барышында чын җинаятьчеләр ачыклана. Баксаң, ирнең милкенә кызыгып, аны юк итәргә бергәләп карар кылганнар икән…
– Вазыйфа белән бәйле җинаять-ләр дә еш очрый. Хакимият башлыклары, хуҗалык кенәгәсенә ялган мәгъ-лүматлар кертә дә, шуның нигезендә теләгән кешеләренә җир тарата. Күптән түгел Чесноковка, Урыс Юрмашы авыл хакимиятләре башлыкларына, Таптык авыл Советының элекке җитәкчесенә карата кузгатылган шундый эшләрне тикшерүне төгәлләп, судка җибәрдек. Аларга милекләрен конфискацияләү һәм зур штраф яный, — ди Дамир Камил улы.
Ул Архангель районында теркәлгән хәлгә дә тукталып узды. Анда мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән кешеләрнең табельләренә “8”ле кую өчен алардан я бер төргәк кәгазь, я акча таләп иткәннәр. Бу — ришвәт алу дип атала, димәк, коррупция күренеше. Һәм районара тикшерү бүлеге шул рәвешле коррупциягә каршы көрәшкә үз өлешен кертә.
— ЮХХДИ хезмәткәрләре дә ришвәт ала. Хәер, соңгы вакытта без, нигездә, ришвәт бирү буенча эшләрне тикшерә-без. Соңгы очракта бер адәм машинасына салынган аресттан котылу өчен суд приставына 15 мең сум тәкъдим иткән. Пристав хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Бу кылык өчен тәкъдим ителгән ришвәт күләменнән 30 тапкыр арттырылган штраф һәм 8 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Димәк, бу кеше 450 мең сум штраф түләргә тиеш була, — ди бүлек җитәкчесе.
Кеше үлү факты буенча да тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Ул үзе кинәт вафат булса да. Ә ниндидер криминал, суицид очраклары булганда бүлек тикшерүчеләре вакыйга урынына мотлак чыга. Әйткәндәй, беренче яртыеллыкта өч районда 22 суицид очрагы теркәлгән, 28 очракта үз-үзен үтерү теләге ахыргача җиткерелмәгән. “Бәхеткә, бездә балалар арасында суицид очраклары күзәтелми”, ди бүлек җитәкчесе.
Суицид булган очракта “үз-үзен үтерүгә китереп җиткерү” мәддәсе буенча җинаять эше ачыла. Ләкин аның буенча кемнедер җаваплылыкка тарттыру авыр. Судка барып җиткән эшләр Русия буенча да бармак белән генә санарлык.
Террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәштә дә әлеге бүлек хезмәткәр­ләре алгы сызыкта. Күптән түгел “Хизбут-Тәһрир әл-Ислами” оешмасы әгъ­засы булып торган 27 яшьлек егетнең эше тикшерелгән. Ул социаль челтәр­ләрдә террорчылыкка өндәгән, бу күренешне аклаган һәм яклаган. Республика буенча Эчке эшләр министр­лыгының Экстремизмга каршы тору үзәге шушындый кешеләрне ачыклый һәм җыелган материалларны тикшерү комитетына тапшыра. Биредә җинаять эше кузгатыла. Интернет челтәрен файдаланып, террорчылыкка өндәүчеләр 5-7 елга хөкем ителә. Дамир Камил улы фикеренчә, террорчылык белән экстремизмның асылын балага мәктәп­тә үк аңлатырга һәм шунда ук җитди эш алып барырга кирәк, чөнки әлеге даирә нәкъ яшьләрне “кармаклый” һәм зомбига әйләндерә.
Уфа районара тикшерү бүлеге ярты елда 8 үтерү, 2 үтергәнче кыйнау, балигъ булмаганнарга карата җенси җинаять кылуның — 3, хезмәт хакы түләмәүнең — 2, сәламәтлеккә куркыныч янаган товарларның һәм хезмәт күрсәтүнең — 5, вәкаләтләрне усал нияттә файдалануның — 4, ришвәт бирүнең 2 очрагын, кыскасы, 52 җи­наять эшен тикшереп, прокурорга һәм судка җибәргән. Биредә хезмәт салучы дүрт тикшерүче өчен бу сан аз түгел. Әйткәндәй, кыскарту шаукымы бу өлкәгә дә кагылган: өч тикшерүче, урынбасар урыннары кыскартылган. Бүген өч районны бүлектә эшләүче 9 кеше хезмәт­ләндерә.
Республика буенча алар яхшы исәптә. Узган ел йомгакларына күз салсак, рейтинг күрсәткечләре буенча Уфа районара тикшерү бүлеге 28 бүлек арасыннан бишенче урынны алган.
— Нинди өлкәләргә өстенлек бирә­безме? Әлбәттә, хезмәт хакын түләмәү, табиб хаталары фактлары, коррупция белән бәйле эшләр иң беренче чиратта каралырга тиеш. Гомумән, эшчәнле­гебезнең нинди генә юнәлешен алсак та, ул халык иминлеге, тынычлыгы бе­лән бәйле. Димәк, барысы да өстен­лекле, — диде Дамир Сабирҗанов.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.