60 елда – 511 миллион тонна!
Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен каршылап.“Башнефть” компаниясе, алты дистә ел элек Арлан нефть яткылыгында эшләр башлануга багышлап, Нефтекама шәһәре, Краснокама һәм Калтасы районнарына пресс-тур үткәрде.Башкортстанда гына түгел, илебездә дә киң билгеле “Роснефть” структурасына кергән “Башнефть” компаниясе белән танышу республиканың төньяк-көнбатышында урнашкан Краснокама районыннан башланды. Чараны “Башнефть”нең генеральный директоры Рөстәм Бакиров һәм Арлан нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Александр Буланкин тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Алар ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм яшь белгечләрнең киләчәктә илебез данын яклаячагына, үз эшенең остасы булачагына ышаныч белдерде.
Добавить в предпочтительные источники Google