Картәтием Сәяпов Мөхәммәтханиф сугышта булмаган, ләкин шул авыр вакытта үскән. Ул сугыш башланган көнне шулай исенә төшерде: “Әтием Мөхәммәтгали ат сбруйлары ясау, тире иләү остасы иде. 22 июнь көнне икебез Әңгәсәк авылы базарына бардык. Кич җитәрәк, базар уртасына өстәл чыгарып куйдылар. Берәү шунда басып, Германиянең безнең илгә каршы сугыш башлаганын әйтте. Базарга нәрсә өчен килгәнне дә онытып, авылга кайтып киттек. Анда кемнәргәдер повестка килгән. Шул көнне күп авылдашларны фронтка алдылар. Ул елны көзге эшләр беткәч, бик соң гына укый башладык. Дәфтәрләр барыбызга да җитми, китап битләренә буш юлларга языштык. Имән чикләвеген изеп, корым өстәп, каралы була идек.
1941 елда арыш уңды. Колхоздагы 240 атның 102се генә калды, калганнарын фронтка алдылар. Авыл хуҗалыгы эшләрен башкару белән бергә йөкләмәләр үтәргә мәҗбүр булдык. Ай саен кипкән бәрәңге, ит, каймак, 100 данә йомырка, 2 сарык яки кәҗә тиресе, 1 килограмм сарык йоны, кәҗә, сыер сөте тапшырырга тиеш идек.
Шуннан соң төрле салымнар китә. Мәҗбүри страховкалау, авыл Советы тарафыннан “самообложение” салымы кертелде. Иң авыры – вакытлыча заемнарны түләү иде. Алар 10 сумнан башлап 100 сумга кадәр булды. Безне 5нче сыйныфтан ук колхоз эшенә алдылар. Фронтка посылкалар җибәрүне оештыралар иде. Бөтен нәрсәнең фронтка озатылуын аңлый идек. Каршы килгән кеше юк, барыбыз да бердәм булып җиңү көнен көттек.
Сугыш беткәч тә тормыш тиз генә җайланмады. Ачлык елларында черегән бәрәңге ашадык. Нинди авыр чорда яшәсәк тә төшенкелеккә бирелмәдек. Кичләрен күршеләр белән җыелышып гармунда, тальянда уйный идек.
Шундый чорда яшәгәнгә, картәтием мине бәләкәйдән үк һәр нәрсәнең кадерен белергә өйрәтте. “Улым, әйт әле дөньяда иң тәмлесе нәрсә ул?” – дип сорый иде. Мин кәнфит, печенье, дип санап китәм. “Юк, улым, иң тәмлесе – икмәк, онытма шуны”, – дип әйткәне нык истә калган. Картәтием инде бу дөньяда юк, урыны оҗмахта булсын.
Әйе, ничек кенә булса да, җиңел тормышта яшибез. Нинди генә тәмле ризык ашамыйбыз да, нинди генә кием кимибез. Кесә телефоны, телевизор, кер юу машинаcы – барысы да бар. Машиналарның да ниндие генә юк. Булганның кадерен белеп, эшне җиренә җиткереп башкарып, бер-беребезне саклап яшисе генә бар. Алдагы тормышыбыз да шулай тыныч булсын. Сугыш булмасын, күк йөзе тыныч торсын.
Картәтием, мин хәзер дөрес җавапны беләм: “Дөньяда иң тәмлесе – икмәк”. Бу хакыйкатьне бүген – Икмәк көнендә генә түгел, һәрвакыт хәтердә тотарга тиешбез.
Ример НАСРЕТДИНОВ.