Мин әлеге һөнәри бәйрәмне быел 34нче тапкыр каршылыйм. Бәйрәм уңаеннан күңелемдәге шәхси уйларымны гәзит укучылар хөкеменә чыгарырга теләвем дә очраклы түгел. Ни дисәң дә, “Кызыл таң” гәзитендә 34 ел хезмәт салуым журналистикадагы кайбер проблемалар буенча ачыктан-ачык үз фикеремне белдерү хокукы бирә торгандыр дип исәплим. Шушы вакыт эчендә илебездә булган зур вакыйгалар шаһиты гына түгел, ә ил язмышы кыл өстендә торган чорларда дәүләт власте органы булган татар басмасында “идеология солдаты” булуым белән дә горурланам.
Миңа күптән түгел Совет чорындагы “АПН” агентлыгы рәисе булып эшләгән Валентин Фалинның истәлекләрен укырга туры килде. Әлеге агентлык ил генә түгел, дөнья күләмендәге хәбәрләрне туплап әзерләп, халыкка җиткерүче мәгълүмат чарасы иде. Үзәк телевидениегә биргән интервьюсында Валентин Фалин шундый фикер әйтә: “АПН” агентлыгын үзгәртеп кору бурычы куелгач, эшчәнлегебездәге төп принципны билгеләдем: дөреслеккә туры килгән һәр нәрсә турында да язарга кирәк. Журналист, ялганнан тыш, нәрсә уйлый — язарга хокуклы... Системаны, җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне бетерүдә савыктыруда иң ышанычлы дару — дөресен язу”.
Заманалар үзгәрде, хәзер таләп-ләр икенче дип уйларга да була. Әмма болай тынычлану дөрес түгел. Мондый битарафлык гәзитне генә түгел, аның укучылары санын да киметүгә китерәчәк. Осталык журналистикада бик мөһим нәрсә. “Кызыл таң”га эшкә килгәч, авылдашым булса да бик таләпчән, кирәк вакытта усаллыгын да күрсәткән, билгеле журналист Радик Шәехов канаты астында эшләү бәхете тиде. Аңа карап, ничек язарга, кешеләр белән аралашырга һәм хәтта ничек киенергә кирәклегенә кадәр өйрәндем. Аның белән эшкә өйрәнүне шундый чагыштыру белән аңлатырга була торгандыр: тирән сулы елганың уртасына ташлый да, батмас өчен чыбык белән ярдәм итә. Калганы үзеңнән тора.
Бервакыт Яңа ел алдыннан Радик Шәехов чакырып алды да: “Чакмагыш районының “Авангард” колхозына барып кайт әле, бәйрәм санына материал булыр иде”, — диде. Мактау бурычы куелгач, языласы мәкаләм авылга барып җиткәнче әзер диярлек иде. Ни хикмәт, фермада беркем юк. Рәис тә, баш зоотехник һәм ферма мөдире дә эштә түгелләр. Фермада күргәннәрем дә, “шеф” мактаганча яхшы түгел. Бурычны үти алмагач, кәеф кырылып кайтты. Мөдирнең дә эштә ничек каршы аласын чамалаган идем. “Нәрсә күрдең, ничек бар — шулай яз”, — диде. Колхозда кайсы хуҗаның кайда икәнен блокнотка теркәп куйган идем. Дөресен әйткән-дә, мөдир үзе җибәргәч, артык тәнкыйтьләргә бераз шөрли идем. Ә ул, язманы кабат эшләткәч, мәкаләгә “Хуҗалары кунакта, салам да юк улакта” дигән исем куеп бастырып чыгарды. Аның шул чакта: “Әгәр журналист булып эшләргә телисең икән — һәрвакыт дөресен яз”, дигән сүзләре миңа гомер буе маяк булып тора. Менә шундый остазлар җитми кебек бүген матбугат басмаларына.
Билгеле, тешле журналист булам дип, чаманы онытырга, тәнкыйтьне үзмаксат итеп куярга да ярамый. Журналистның эчке тоемлавы — үз цензурасы булырга тиеш. Миңа калса, журналист җәмгыятьтә үз фикерен киң ауди-ториягә җиткерергә хокуклы шәхес кенә түгел, ә дөреслек, гаделлек эталоны да булырга тиеш.
Көндәлектә шундый юллар тер-кәп куйганмын. 2014 елның декаб-рендә Русия Президенты Владимир Путин федераль һәм төбәк матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда болай дигән: “Матбугат, әгәр аңа ышануларын тели икән, объектив булырга, хәл-вакыйгаларны дөрес бәя биреп яктыртырга тиеш”. Ил башлыгының фикере бәхәсләшергә урын калдырмый.
...Русиядә 62 меңнән артык вакытлы матбугат басмасы теркәлгән. Шулардан 368 басма һәм 227 электрон төре Башкортстанда нәшер ителә.
Сер түгел, бүген матбугат басмалары, радио-телевидение һәр-кайсы үз укучысы, тыңлаучысы өчен көрәшә. Соңгы вакытта алар моңа кадәр медиаяссылыкта күренмәгән онлайн басмалар һәм социаль челтәрләр белән көндәшлек итә башлады. Башкортстанлылар тулырак мәгълүматны кайдан күбрәк ала? Узган ел “Социомаркет” компаниясе республика буенча үткәргән тикшеренү нәтиҗә-ләрен бәян итте. Күренүенчә, анда катнашучыларның 84 проценты урындагы власть эшчәнлеге турында мәгълүматны — республика телевидениесе һәм 41,2 проценты матбугат басмалары аша ала. Әйт-кәндәй, Башкортстан биредә яшәү-че һәркемгә бүлеп исәпләгәндә, иң күп матбугат басмасы алдыру күрсәткече буенча федераль округта иң зур күрсәткечкә ия. Әлеге тикшеренүләр, шулай ук, яшьләр-нең мәгълүматны, традицион матбугат басмаларыннан баш тартып, Интернет челтәреннән алуны өстен күрүен ачыклаган. Шунысын да ассызыкларга кирәк: бигрәк тә яшь һәм урта буын вәкилләренең Интернетка өстенлек бирүе матбугат басмаларына ышаныч кимү белән түгел, ә мәгълүмати ихтыяҗның оперативлыгы, кыска һәм җанлы булуына да бәйле. Гәзит укучыларда, мондый хәл дәвам итсә, якын киләчәктә вакытлы матбугат басмаларына ихтыяҗ бетәр, аларны алдыручылар калмас микәнни, дигән сорау да туа торгандыр. Гомумән, бу проблеманы дөньякүләм мәсьәлә дип карарга кирәк. 2016 елның көзендә Дубайда Халыкара матбугат басмаларын таратучылар ассоциациясенең 61нче Конгрессы үткән иде. Анда көндәшлек үскән базар һәм яңа технологияләр шартларында матбугат басмаларының язмышы турында сөйләшкәннәр. Конгресста катнашучылар шундый бердәм фикергә килгән: вакытлы матбугат басмалары укучыга ниндидер хәл-вакыйга турында мәгълүмат бирү белән генә чикләнмичә, укучының фикерен үстерүче аналитик язмалар тәкъдим итәргә тиеш.
Әлбәттә, укучыларны төгәл һәм дөрес бәя бирелгән мәгълүмат белән тәэмин итүдә матбугат басмалары белән интернет челтәре арасында көндәшлекнең үсәчәге көн кебек ачык. Димәк, гәзит журналистларына, гомумән, чынбарлыкка якынрак булу, мәгълүматны ашыгыч һәм объектив бирү элеккегә караганда да мөһимрәк.
Чираттагы матбугат бәйрәмен каршылаганда шундый уйлар туды.
Олег Төхвәтуллин,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Ш. Ходайбирдин исемендәге Хөкүмәт премиясе лауреаты.