+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
20 Февраля 2019, 21:00

Хикәяләре “җырлап тора”

Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Әмирхан Еникинең тууына 110 ел.Милләтебезнең талантлы әдибе, кабатланмас каләм остасы, егерменче гасырның мәшһүр шәхесе Әмирхан Еники (Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеев) 1909 елның 17 февралендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында (хәзерге Благовар районы) туган. Балалык һәм мәктәп еллары Дәүләкән авылында (1942 елдан — шәһәр) уза.

title
Яшьтән әдәбият һәм иҗат белән кызыксынган егет 1925 елның җәендә Казанга китә һәм бер елдан соң Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шул ук елда көн-дәлек матбугатта әдәби парчалары һәм хикәяләре еш күренә башлый.
Әмирхан Еники, үзенчәлекле язучы буларак, нигездә, сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда формалаша. Аның “Бала”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”, “Ялгыз каз”, “Мәк чәчәге”, “Кунакчыл дошман”, “Тауларга карап”, “Кем җыр­лады?” кебек хикәяләре татар психологик прозасын яңа биек­леккә күтәрде. Илленче-җитме-шенче елларда әдип тагын да зуррак иҗади уңышларга иреште. “Рәхмәт иптәшләр!”, “Саз чәчәге”, “Йөрәк сере”, “Рәшә”, “Вөҗ­дан”, “Без солдатлар идек” повестьлары, “Гөлән­дәм туташ хатирәсе” романы, “Ялгызлык”, “Туган туфрак”, “Матурлык”, “Төнге тамчылар”, “Коръән хафиз”, “Әйтелмәгән васыять”, “Тынычлану” кебек хикәяләре, кешеләр арасында төрле катлаулы мөнәсәбәтләрне реалистик рухта яктыртуы һәм заман­ны борчыган проблемаларны кыю рәвештә күтә­рүе белән бергә, сәнгатьчә камил эшләнү-ләре җәһәтеннән дә татар әдә­бия­тының олы казанышлары булып санала.
Икенче бер мәшһүр якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев Әмирхан Еникинең “Юлчы” дип аталган хикәяләр җыентыгына (1978 ел) баш сүзендә болай дип яза: “Аның күпчелек әсәрләре әдә­бият тормышында вакыйга булып кабул ителә, еш кына бәхәс тә кузгата. Алар укучыны уйлата, борчылдыра алулары белән, заманның мөһим мәсьәләләрен күтәрә белүләре белән җәлеп итәләр.
Язучының үзенчәлекле хи­кәя­­ләү алымы халыктан килә: әйтерсең, син якын дустың белән чәй эчеп утырасың, ул сиңа бер дә кабаланмыйча гына, күңелдәге йөгәнсез дәрт­не тыштан яшерә-яшерә, күзенә бәреп чыгарга торган яшь бөр­те­ген эчкә йота-йота, сөйли. Ул сөйли, ә син күпне кичергән бу тылсым иясенең авызына ка-рый­сың да аның сихри сөйләме артыннан иярәсең. Сөйли генә түгел, көйли дияр идем мин. Проза­сының шагыйранә үз ритмы бар. Иренгә тидерүгә көй уйный башлаган ялан курае сыман, сөйләме табигый, иркен ага. Ул сөйли, ул сиңа ха-лыкның катлаулы язмышын, тугрылыгын, вөҗданын, мәхәббә­тен тасвирлый. Син тыңлыйсың һәм татар халкына гына хас кабатланмас милли характерларны, ерак бабаларыбыздан кил­гән гореф-гадәтләрне, этнографияне күзал­лыйсың. Әмма үзенчәлекле татар кешесенең язмышы, күргәннәре, омтылышы ил язмышыннан аерылмый. Ул күпмилләтле бөтен совет халкы белән бергә сулый. Сүз остасы­ның сөйләвен тәрҗе­мәче аша башка милләтләр дә ишетәләр һәм әйтәләр: “Үзенчә халык икән бу татарлар... Нинди сөйкемле садәлек, тыйнаклык! Хисләрен кинәт кенә чыгарып чәчмичә эчтә саклый икән, әмма ил язмышы хәл ителгәндә сынатмый икән бу халык!”
Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның Әмирхан Еникинең иҗаттагы кыюлыгына мөнәсәбәтле шундый фикере бар: “Әмирхан аганың кынысында үткер, булат кылычы бар иде. Ул аны кынысыннан тартып чыгарып, әрәмтамаклар­ның баш очында ут уйнатмаса да... без кылычның барлыгына ышана идек. “Рәшә”не яза да, кылычның булаттан коелганлыгын раслый, аз гына елтыратып ала... “Саз чә­чәге”н язганда кылыч нык ук — яшендәй ялтырап китә. “Әйтелмәгән васыять”не иҗат иткәндә кылычны инде байлык-муллык мирабына баш орып сукырайганнар да күреп кала! Инде күрмәү мөмкин түгел!
Әмирхан Еникинең “Матурлык” дигән нәни генә хикәясе аша без билгеле бер чорда татар кичергән социаль шартларны, төгәл җирлекне тулаем бәяли алабыз. Әдипнең бөекле-ге шунда — ул аз сүз ярдәмен-дә уку­чының аңына шундый көчле тәэсир итә ки, без укып танышкан чынлыктан котыла алмыйбыз инде. Ә. Еники тас­вирлаган чор үз кискенлеге, кырыслыгы, аяныч язмышлары, шулар өстенә тиңдәшсез матурлыгы, чынлыгы, риясызлыгы белән укучы күңеленә сеңеп кала...”
Әдәбият гыйлемендә Әмир­хан Еникине “рухи матурлык җырчы­сы, кеше күңеленең җыр-чысы” дип йөрттеләр. Аны кешенең эчке дөньясы, рухи байлыгы кызыксындырды. Әсәр­ләренә салынган иң зур идея — кешенең рухи матурлыгын күрсәтү яисә аның рухи түбән­леген ачып салу. Әдәби әсәрнең уңышы язучы тудырган образлар һәм идея эчтәлеге белән генә билгеләнми. Аларга ирешү, аерым алганда, тел чараларыннан башка да мөмкин түгел. Еники әсәрләренең җырдай ритмикасы, аһәңлелеге, күңелгә ятыш булуы сүз мәгъ­нәләре белән генә түгел, иң элек сүзнең җөмләдәге урыны, аның ятышлыгы, җөмләләрнең, абзацлар­ның бер-берсенә бәйлә­неше, шуларны гомум бербөтен барлыкка китерүе белән дә аңла-тыла. 1958 елда ук әле бу турыда ул үзе болай дип язган: “Без әдәби осталык турында сөйлибез. Ләкин әдәби осталык, беренче чиратта, тел осталыгы, телгә байлык, телне дөрес куллана белү дип аңларга кирәк. Язучы кешедә телгә карата аеруча сүзнең тулы мәгънәсен аңлау гына түгел, аның эчке аһәңен, кайсы урында ничек яңгыра­вын, ниһаять, сүзләрнең үзара бәйләнешен тоярга тиеш”.
Әдипнең иҗатында юмор-сатира, әдәби тәнкыйть, очерк, публицистика, мемуар әсәрләр дә зур урын биләп торды. Без, Башкортстан кешеләре, якта-шы­быз­ның шактый өлкән яшь-тә язган “Соңгы китап” (1987 ел) дигән автобиографик повестен, “Хәтердәге төеннәр” 1983) һәм “Кояш баер алдыннан” (1996) дигән истәлек һәм публицистик китапларын йотлыгып укыдык, чөнки анда Яңа Каргалы, Благовар, Дәүләкән кешеләре җентекләп тасвирлана.
Ул, шулай ук, А. Островский, М. Бубеннов, К. Паустовский, О. Гончар, Э. Казакевич, Ч. Айтматов кебек танылган әдип-ләрнең әсәрләрен һәм күп кенә халыкларның әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итте. Үзе­нең дә күп кенә әсәрләре урыс, төрек, инглиз һәм башка телләр­дә дөнья күрде.
Ә. Еники халкыбызның акылын, зирәклеген, намусын гәүдә-ләндергән олуг әдипләребезнең берсе иде. Күпкырлы талант иясе буларак, үзенең әсәр-ләрендә фәлсәфи үткенлек, психологик тирәнлек, алдан күрү-чәнлек, сәнгати камиллек белән әхлакый-этик мәсьәләләрне кыю күтәрде, әдәбиятыбыз, сәнгатебез үсешен гомеренең соңгы көннәренә кадәр тирәнтен кайгыртып яшәде. Ул, тормыш-ның үзәгендә кайнап, халкы-бызның абруйлы асыл затына әверелде.
Якташыбызның күпьеллык намуслы хезмәте ил-халык тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнде. “Юлчы” дигән хикәяләр җыентыгы өчен 1984 елда Габдулла Тукай исемен-дәге дәүләт премиясе бирелде. 1989 елда “Татарстанның халык язучысы” дигән шәрәфле исемгә лаек булды.
Әмирхан Еники 2000 елның 16 февралендә 91 яшендә якты дөньядан китте.

Фәрит Фаткуллин.