+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
1 август 2019, 04:54

Август

Августны халык “урак ае” дип тә йөртә. Аны борынгы заманда урыслар да нәкъ шулай “серпень” дип атаган. Борынгы римлылар августны, елның алтынчы ае икәнне искәртеп, башта гади генә “секстилис” дип атаганнар. Аннары император Октавиан Август хөрмәтенә бүгенге аталышын кушканнар.

Августны халык “урак ае” дип тә йөртә. Аны борынгы заманда урыслар да нәкъ шулай “серпень” дип атаган. Борынгы римлылар августны, елның алтынчы ае икәнне искәртеп, башта гади генә “секстилис” дип атаганнар. Аннары император Октавиан Август хөрмәтенә бүгенге аталышын кушканнар.

Өлгергән игенне ура башларга кирәк. Кояш кыздыра, урманда үлән дә яшел, чәчәкләр дә күп. Шулай да җәйнең үтүен сиздерүче билгеләр байтак: иртәнге якта күпләп чык төшә, агач башларында алтын кебек сары яфраклар күренә башлый.

Август – җиләк-җимешкә, чикләвеккә, гөмбәгә иң бай ай. Миләш агачы ботагында кызгылт-сары тәлгәшләр асылына. Ә гөлҗимеш күзнең явын алырлык алканы хәтерләтә.

Урман тирәсендәге юл буендагы агачлар төбендә күгәрек урыннар барлыкка килә. Бу – гөмбәчеләрне урманга чакыру билгесе. Әлегә кадәр булганнарына баллы гөмбә дә өстәлгән. Күптән киселгән агач төпләрендә, ауган, череп ауган агач асларында тулып ята алар.

Кошлар көньякка җыена. Елга-күлләрдә су көннән-көн салкыная. Үләннәр саргая, җиргә ята. Сукмакларда коелган яфраклар “тавыш бирә”. Җәй безнең белән хушлаша.


Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар


1 – Беренче Бөтендөнья сугышында (1914-18) һәлак булган Русия яугирләрен искә алу көне;

– Инкассаторлар көне.

2 – Һава десанты гаскәрләре көне;

– 80 ел элек (1939) “Советлар Союзы Герое” медале булдырыла. Шул ук елның 16 октябрендә ул “Алтын Йолдыз” медале дип атала башлый.

3 – Русия Федерациясе белән Башкортстан Республикасы дәүләт власте органнары арасында вәкаләтләрне чикләү һәм үзара бүлешү турында килешүгә кул куелуга 25 ел (1994).

4 – Тимер юлчылар көне;

– язучы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Булат Рәфыйковның тууына 85 ел;

– шагыйрь Марис Нәзировның тууына 70 ел.

5 – Башкортстанның халык артисты Линар Әхмәтвәлиевка 60 яшь.

6 – Бөтендөнья ядро коралын тыю өчен көрәш көне;

– Русия тимер юл гаскәрләре көне.

8 – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты, режиссер Мөсәлим Кулбаевка 50 яшь.

9 – Бөтендөнья төп халыклар көне;

– Русиянең Хәрби дан көне. Русия тарихында беренче тапкыр Петр I җи­тәк­челегендәге флотның Гангут борынында җиңү көне (1714).

10 – Физкультурачылар көне.

11 – Төзүчеләр көне;

– Башкортстан умартачылары көне.

12 – Хәрби-һава гаскәрләре көне;

– Халыкара яшьләр көне.

14 – Медицина фәннәре докторы, профессор Шамил Заһидуллинга 75 яшь;

– шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 130 ел.

15 – Халыкара археологлар көне;

– 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел.

18 – Русия Һава флоты көне.

20 – 100 ел элек (1919) Башкортстан революцион комитеты Стәрлетамак шәһәрендә урнашып, Стәрлетамак өч ел Башкортстанның башкаласы була.

22 – Русия Федерациясенең Дәүләт флагы көне;

– Башкортстанның күренекле дәүләт эшлеклесе, 1962-1986 елларда БАССР Министрлар Советы Рәисе булган Зәкәрия Акназаровның тууына 95 ел.

23 – Русиянең Хәрби дан көне. Совет гаскәрләренең немец-фашист илбасарларын Курск сугышында җиңү көне (1943);

– Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхияр Хәкимнең тууына 90 ел.

24 – Легендар спортчы, көрәшнең өч төре буенча спорт мастеры, СССРның атказанган тренеры Харис Йосыповның тууына 90 ел.

25 – Шахтерлар көне;

– Җәлилчеләрне искә алу көне. Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил белән көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелүенә 75 ел (1944).

27 – Русия киносы көне.

29 – Ядро сынауларына каршы халыкара хәрәкәт көне;

– Башкортстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы, профессор Суфиян Поварисовның тууына 95 ел.



Читайте нас