Әле өйләнергә дә өлгермәгән Рөстәм Адыевка, чыннан да, җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Бүген илдә Талантлар көне билгеләнә. Гомумән, илебез, республикабыз талантлы кешеләргә бай. Берәүләр спортта югары күрсәткечләргә ирешсә, икенчеләр кул эшләре белән шаккатыра. Хатын-кызларыбыз чигү үрнәкләре белән сөендереп тора, ә ир-егетләребез агачтан төрле фигуралар эшли. Башка өлкәләрдә дә осталарыбыз шактый. Краснокама районының Куян авылында яшәүче Рөстәм Адыевның кулыннан килмәгән эш юк. Ул ясаган әйберләрне күргәч, шаккатасың.
Рөстәм Адыев 1992 елның 14 ноябрендә туган. Яшь булуына карамастан, үз куллары белән бик күп төрле техника җыярга өлгергән.
– Техника белән мәктәп елларыннан ук кызыксындым. Бигрәк тә физика фәнен үз иттем. 7нче сыйныфта укыганда аэрочана җыйдым. Әтием Себердә эретеп ябыштыручы булып эшли. Ул мине дә шушы эшкә өйрәтте. Арытаба калганын үзең башкарырсың, соравың булса, булышырмын, диде әти. Шуннан үзем эшли башладым да инде. Башта тимер-томырдан рамын җыйдым. Соңыннан “Дружба” пычкысының моторын куйдым. Аэрочана килеп чыкты, әмма мотор көчле булмаганлыктан акрынрак йөри. Башкасы юк иде. Аннары шул ук моторны мопедка да куеп чаптым, – ди Рөстәм.
Аңа карап, иптәшләре дә техника белән кызыксына башлый. Рөстәм күршесе Венер белән “трицикл” дигән нәрсә дә җыйган. Арытаба аңа тагын әллә ничә төрле техника эшләшкән. Шуннан башлап аның техника җыюы башланган да инде.
Рөстәм, Куян авылы мәктәбен тәмамлагач, Омск шәһәренең техник колледжына укырга кергән. Әйтергә кирәк, ул Русиядә вертолет буенча белгечләр әзерләүче бердәнбер уку йортында укыган. Өч ел буена вертолет механигы һөнәрен үзләштергән.
Укуын тәмамлагач, Пермь краенда вертолетта механик булып хезмәт иткән. Бүген ул – Уфада “Ан-2” самолеты механигы. Алар басудагы корткычларны агулый һәм, гомумән әйткәндә, уңышны саклый. Күптән түгел алар Волгоград ягында эшләп кайткан. Шулай ук, Татарстан басуларында да эш итәләр.
Рөстәм белдерүенчә, күптән түгел алар фаҗигагә тарый язган. Бер очыштан базаларына кайтып килгәндә көчле яшенле яңгырга эләккәннәр. Аллаһка шөкер, барысы да уңышлы тәмамланган.
Әйтергә кирәк, Рөстәмнең үзенең дә оча торган техникасы бар.
– Мотопарапланны беренче тапкыр Әлфрит Нурисламовта күрдем. Арытаба аның белән элемтәгә чыктым. Ул миңа аны эшләште. Андый әйберне җыйганда барлык эштә дә төгәллек кирәк. Беренче тапкыр мотопарапланда һавага күтәрелгәнне мәңге онытмаячакмын. Кичкә таба Әлфрит белән басуга бардык. Аллаһка шөкер, җилсез көн иде. Очарга да мине ул өйрәтте. Беренче тапкыр җирдән күтәрелгәч шаккаттым. Бернинди курку булмады, чөнки һәр кеше кошлар кебек очарга хыяллана. Ә менә минем хыялым тормышка ашты. Мин Әлфриткә бик рәхмәтлемен. Безнең эшнең нәтиҗәсе яхшы булды, – ди Рөстәм.
Мотопарапланның да тизлеге җитми икән Рөстәмгә. Әлегә аңарда мотоблок двигателе тора. Аның белән 300 метрга күтәрелергә була. Тизлеге – сәгатенә 60 километр. Арытаба ул аның моторын алмаштырырга уйлый.
“Вертолет та эшләячәкмен әле!”
Әлеге вакытта Рөстәм күп кенә төрле техника җыйган: трактор, мотопараплан, аэрочана, скутер, хәрби вертолетлар өчен махсус җайланма...
Трактор белән кыш көне кар эттерә, киләсе язга аңа сабан җайлаячагын белдерде. Ә инде хәрби вертолетлар өчен махсус җайланма белән ул Оборона министрлыгына да чыккан булган.
Бу җайланманы Мәскәүдә эшләтеп тә караганнар. Әмма Оборона министрлыгы вәкилләре, булган җайланманы яңадан эшләп тормыйбыз, дигәннәр. Хәзер ул аны рәсмиләштергән, ягъни патент алган. Димәк, бу әйберне Рөстәмнән рөхсәт алмыйча беркем дә куллана алмый.
Рөстәм техника гына түгел, агачтан да төрле әйберләр эшли. Станогын үзе җыйган. Урындык, өстәл һәм башкаларны ясый. Агач кына җиткер син аңа!
Рөстәмнең планнары шактый зур. Ул Әлфрит Нурисламов белән самолет эшләргә хыяллана. Екатеринбург заводыннан кирәк әйберләрне кайтартканнар да инде.
– Аллаһ боерса, вертолет та килеп чыгарга тиеш. Әмма бу эштә ашыгырга ярамый. Кышка җыеп бетерербез дип уйлыйм. Вакыт кына булсын. Әлбәттә, аны эшләп бетергәч тә очып китеп булмас. Иң башта бау белән җиргә бәйләп, ике метрга күтәрелербез. Тикшерү-сынауны үткәч кенә очып карарбыз. Минем планнар буенча ул 100 метрга кадәр күтәрелергә тиеш. Башкача кирәкми дә. Барысы да яхшы килеп чыкса, бәлки, үзебезнең эшне ачып җибәрербез әле, – диде Рөстәм.
Сәләтле кеше һәрьяклап та сәләтле була, дип юкка гына әйтмиләр бит. Рөстәм, техникадан тыш, мәдәнияткә дә тартыла. Мәктәп елларында ук сәхнәдә чыгыш ясый. Аның тавышын Виктор Цойныкына охшаталар. Мәктәптә укыганда шигырьләр дә язган булган. Гитарада да уйный.
– Музыка белән 9нчы сыйныфта кызыксына башладым. Минем икетуган абыем Марат Нуримов Уфа сәнгать училищесында белем алды, соңыннан академиядә укып чыкты. Аккордеон, гитара, думбыра, балалайка кебек коралларда уйный белә. Бүген Куян авылында музыка мәктәбендә балаларга белем бирә. Ул мине гитарада уйнарга өйрәтте.
Чыннан да, күп кеше минем тавышны Виктор Цойныкына охшата. Күптән түгел минем белән Уфаның яшь җырчылары элемтәгә чыкты. Аллаһ боерса, арытаба “Уфа утлары”нда чыгыш ясаячакбыз.
Күңел мине ике якка да тарта. Җырлыйсы да, техника белән шөгыльләнәсе дә килә. Икесен берьюлы алып бару авыррак. Алга таба кайсы юлны сайлаячагым билгеләнер дип уйлыйм. Әлегә икесенә дә җитешергә тырышам, – ди Рөстәм.
– Минем картәтием дә очучы булган. Бәлки, аңардан миңа шундый сәләт күчкәндер. Әтием Венерны да кул остасы дип әйтер идем. Ул мунча мичләре, мангаллар эшләп сата. Әнием Эльвира бүген өйдә генә, гаилә учагын саклый. Бәлки, өйдә авыррактыр да әле! Ашарга да пешерергә, җыештырырга, тыштагы эшләргә дә өлгерергә кирәк. Аңа сеңлем Әлфия ярдәм итә.
Әлфия дә әлеге вакытта физика белән ныклап кызыксына. Бәлки, ул да нәрсәдер эшләп чыгарыр. Гаиләм – терәгем дип әйтер идем. Нәрсә генә эшләсәм дә, алар барысын да хуплый. Якын, кадерле кешеләрем исән-сау булсыннар.
Ә алда планнар күп. Тырышкан кешенең барлык эше дә килеп чыга ул. Тырышкан – ташка кадак каккан, диләр бит. Тормышта да нәкъ шулай, – дип сүзен йомгаклады Рөстәм.