Үзе белән алтын көзне ияртеп сентябрь җитеп килә. Әйе, чын мәгънәсендә алтын ай ул. Ләкин бу табигатьнең алтын-сары төскә буялган тышкы күренеше белән генә бәйле түгел. Көзнең алтынлыгы, аның кадере һәм күркәмлеге барыннан да бигрәк көзге муллык белән билгеләнә.
Сентябрьдә һәркемгә азык-төлекнең мул булуы хакында халык телендә, халык календаренда да күп кенә гыйбарәләр бар. “Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер”, диләр. Әмма көзге байлыкны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга да кирәк. Бу җәһәттән, сентябрь дә, август кебек үк, авыл хуҗалыгында бик җаваплы ай булып санала. Элекке җирле календарьда хәтта аның исеме дә “ашлык сугу ае” дип аталган.
Шулай ук, сентябрь ае мәктәп укучылары һәм студентлар өчен яңа уку елы башланган чор. Искечә беренче сентябрь әбиләр чуагы башланган вакыт буларак та киң билгеле.
Ай дәвамында көннәр дә кыскара бара һәм 23 сентябрьгә инде көн белән төн тигезләшә. Әбиләр чуагында җылы коры көннәр торса да, кояшның җылысы инде сизелерлек кими. Ай азагына җил-яңгырлар ешая.
Сентябрьдә табигатьне моңсулатып, күп кенә күчмә кошлар да бер-бер артлы җылы якларга сәфәргә чыгалар. Ай азакларында көзге күктә кыр казларының хушлашу авазлары ишетелә башлый. Бу инде көзнең җиңүе дигән сүз.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
1 – Бөтендөнья тынычлык көне;
– Профсоюзларның тынычлык өчен көрәш көне;
– Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне;
– 80 ел элек, 1939 елның 1 сентябрендә, фашистик Германия Польшага һөҗүм иткәч, Икенче Бөтендөнья сугышы башлана.
6 – Рәми Гарипов исемендәге республика башкорт гимназиясе ачылуга 75 ел.
7 – “Кызыл таң”ның элекке үз хәбәрчесе, журналист һәм шагыйрә Рәфыйга Усмановага 65 яшь.
8 – Журналистларның халыкара бердәмлеге көне;
10 – Күренекле фоторәссам, Башкортстанның халык рәссамы Рәмил Килмәмәтовның тууына 70 ел.
15 – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
24 – Профсоюз хезмәткәрләре көне.
27 – “Кызыл таң”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаһит Ходайбердин, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов исемендәге премияләр лауреаты Фәрит Фаткуллинга 70 яшь;
– Бөтендөнья туризм көне.
29 – Машина төзүчеләр көне.
Тупланманы Ример НАСРЕТДИНОВ әзерләде.