27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләре көне
Ул 2004 елның 27 сентябрендә гомумрусия педагогик басмалары, атап әйткәндә, “Детский сад со всех сторон”, “Дошкольное образование” һәм “Обруч” журналлары тәкъдиме буенча гамәлгә куела. Аны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре программаларының күпчелек авторлары, балалар бакчалары педагоглары һәм күп кенә ата-аналар хуплый.
Бу бәйрәмнең максаты җәмгыятькә балалар бакчасына һәм мәктәпкәчә балачакка күбрәк игътибар бирергә ярдәм итүдән тора.
Мәктәпкәчә яшь – бала тормышында аеруча мөһим һәм җаваплы чор, бу яшьтә шәхес формалаша һәм сәламәтлек нигезләре салына. Имин балачак һәм һәр баланың алдагы язмышы тәрбияченең зирәклегенә, аның сабырлыгына, баланың эчке дөньясына игътибарга бәйле. Үз тәрбиячеләре ярдәме белән мәктәпкәчә яшьтәге балалар әйләнә-тирә дөнья серләренә төшенә, үз Ватанын яратырга һәм сакларга өйрәнә.
Педагогик учреждение төре буларак беренче балалар бакчасы XIX гасыр башында Нью-Ланаркта (Шотландия) утопист-социалист Роберт Оуэн тарафыннан оештырыла.
Ә менә “Балалар бакчасы” дигән атама Германиядән килә. Аны 1837 елда педагог Фридрих Вильгельм Август Фребель уйлап таба. “Балалар — яхшы һәм җентекләп тәрбия таләп итә торган тормыш чәчәкләре, аларны бакчачылар үстерергә тиеш”, — дип әйтә ул. Аның тарафыннан Бад-Бланкенбург шәһәрендә кече яшьтәге балалар өчен уеннар һәм шөгыльләр учреждениесе оештырыла. Кызганыч, әлеге учреждение нибары ике ел чамасы гына эшли.
Ә Русиядә беренче балалар бакчасы 1863 елда Петербург шәһәрендә Петербург университет профессоры
С. А. Люгебиль хатыны тарафыннан ачыла. Соңрак ачылганнары да шәхси һәм бик кыйммәт була. Шуңа күрә, гади халык аларга балаларын йөртә алмаган.
Мәскәүдә беренче балалар бакчасы 1866 елда Герке Кызлар пансионында ачыла. Ә инде 1866-70 елларда Иркутскида, Воронежда, Мәскәүдә, Смоленск, Тбилиси, Санкт-Петербургта берничә түләүле балалар бакчасы ачыла. 1868-69 елларда Мәскәүдә Мамонтов, Левенштерн, Соловьев һәм Римский-Корсаков карамагында булган дүрт түләүле балалар бакчасы ачыла. 1893 елда Мәскәүдә кызлар һәм малайлар өчен түләүле 7 шәхси балалар бакчасы (35 кыз һәм 21 малай) була. Алар барысы да уку йортлары каршында һәм кече яшьтәге балалар өчен әзерлек мәктәпләреннән гыйбарәт булган.
Әлеге балалар бакчаларына 3тән 8 яшькә кадәрге балалар кабул ителгән. Анда алар белән педагоглар шөгыльләнгән, балалар хәрәкәтчән уеннар уйнаганнар. Моннан тыш, Аделаида Симонович “Балалар бакчасы” журналы чыгара башлаган, анда мәктәпкәчә белем турында язылган.
Беренче бушлай балалар бакчасы Русиядә 1866 елда ачыла.
Бу “Петербург хезмәткәрләре балалары өчен арзанлы фатирлар җәмгыяте” каршындагы хәйрия учреждениесе булган. Монда балалар киемен тегү остаханәсе, аш-су әзерләү, кер юу, балалар өчен мәктәп булган. Олырак яшьтәге балалар язарга һәм догаларга өйрәнүдән тыш, бәйләү, тегү, рәсем ясау кебек төрле кул эшләре белән шөгыльләнгән. Әмма акча булмау сәбәпле, балалар бакчасы тиздән ябылган.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре системасы актив үсә, өч дистә елдан соң Русиядә берничә дистә балалар бакчасы барлыкка килә: түләүле һәм бушлай, дворяннар һәм зыялылар, эшчеләр, шулай ук ятим балалар өчен приютлар.
Бу вакытта тәрбиячеләр өчен белем бирү курслары оештырыла башлый, лекцияләр һәм “тренинглар” үткәрелә, тиешле әдәбият чыгарыла.
1917 елның 20 ноябрендә рәсми “Мәктәпкәчә тәрбия буенча декларация” кабул ителә. Әлеге документ мәктәпкәчә яшьтәге балаларга түләүсез белем һәм тәрбия бирүне гарантияли.
Мәктәпкәчә бүлекчә белән беренче педагогик факультет 1918 елда Мәскәү дәүләт университетында ачыла. Беренче “Балалар бакчасы эше программасы” 1934 елда чыга, ә 1938 елда “Балалар бакчасы уставы” басыла, ул мәктәпкәчә учреждениеләрнең хезмәт бурычларын, структурасын һәм эш үзенчәлекләрен, шулай ук балалар белән эшләү бүлекләре буенча “Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен җитәкчелек” методик күрсәтмәләрне үз эченә алган була.
1920-30 елларда СССРда “Балалар бакчасы” урынына “Балалар учагы” яисә “Учак” термины кулланыла. Балалар бакчасында булу вакытын озайту ихтыяҗы хатын-кызларны хөкүмәт эшенә җәлеп итү, аларның иҗтимагый тормышта актив катнашуы белән бәйле була.
1937 елда СССР Халык Комиссарлары Советының махсус карары белән ведомство балалар бакчалары гамәлгә кертелә.
Сугыштан соң мәктәпкәчә тәрбияне үстерү дәвам итә, коммунистик идеологлар фикеренчә, ул гаилә тәрбиясен алыштырырга тиеш була. 1959 елда балалар ике айдан җиде яшькә кадәр тәрбияләнә алган ясле-бакча – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең яңа төре барлыкка килә.
XX гасыр урталарында ике миллионнан артык бала инде балалар бакчасына йөргән. СССРда кайбер балалар бакчаларында шәһәр яны бүлекләре булган. Анда балаларны алып барып ял иттергәннәр.
60нчы еллар башында барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре өчен бердәм документ эшләнгән, ул аларның эш программасын билгели.
XXI гасыр башында Русиядә 45 меңнән артык мәктәпкәчә балалар учреждениесе исәпләнә. Заманча мәктәпкәчә белем бирү системасы ясле, балалар бакчаларыннан, балалар өчен кыска вакыт аралыгында тору төркемнәреннән, мәктәпкәчә белем бирү үзәкләреннән тора.
Бүгенге көндә илебездә дәүләт карамагына караган һәм шулай ук шәхси балалар бакчалары да эшли. Ата-ана сабыен үзе теләгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесенә йөртә ала.
Русиядә болардан тыш, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үсешенең бер яки берничә юнәлешен (интеллектуаль, сәнгать-эстетик, физик һәм башкалар) гамәлгә ашырып, гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы; балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең физик һәм психик үсешендә тайпылышларга квалификацияле үзгәреш кертү өстенлекле гамәлгә ашырылган балалар бакчасы; карау һәм сәламәтләндерү балалар бакчасы, монда санитар-гигиена, профилактика чаралары һәм процедуралар өстенлекле гамәлгә ашырыла; катнаш төрдәге балалар бакчасы (катнаш балалар бакчасы составына төрле яраштырылган гомуми белем бирү, компенсацияләүче һәм сәламәтләндерү төркемнәре керә ала); балалар үсеше үзәге – барлык тәрбияләнүчеләрне физик һәм психик яктан үстерү, коррекцияләү һәм сәламәтләндерү белән балалар бакчасы да эшли.