+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
1 Ноября 2019, 03:20

Ноябрь

Бусагада кыш. Борынгылар, ноябрьдә һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган, чөнки ноябрь нинди – яз шундый килә, дип юраганнар.

Бусагада кыш. Борынгылар, ноябрьдә һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган, чөнки ноябрь нинди – яз шундый килә, дип юраганнар.


1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык – киләсе елның мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.

2 ноябрьдә кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.

3 ноябрьдә җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.

4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылы­тыр.

5 ноябрь көнне кар яисә яңгыр яуса, димәк, өч атнадан кар ята.

6 ноябрь көнне Айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтыраса – җы­лыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суыта.

7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.

8 ноябрь иртәсендә бәс – карлы кышка ишарә.

9 ноябрь нинди, май ае шундый.

11 ноябрьдә болытлар түбән йөзсә, чатлама суыклар көтелә.

12 ноябрьдә кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.

13 ноябрьдә көн аяз икән, иртәгәсе көн җилле булыр.

14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Су туңса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр кычкырса, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасыйл булса, язын яшеллек мул булыр.

16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса – көчле суыкларга. Мор­җадан чыккан төтен җир өстенә җәелсә, алдагы көннәрдә җылы һава торышы көтелә.

17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.

18 ноябрьдә кар яуса, суык кышка, көзге культураларның мул уңышына ишарә.

19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне җил юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса, яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне су туңса, димәк, башкача җылытмаячак.

21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

23 ноябрьдә томан җиргә төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.

24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.

25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.

26 ноябрьдә чәүкә­ләр чыркылдашса, җеп­шек көнгә.

27 ноябрьдә көн болытлы, яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

28 ноябрь көнне ят­кан кар язга кадәр эреми.

29 ноябрь көнне юеш кар – буранга.

30 ноябрьдә көн ко­яшлы булса, кыш көн­нәрендә кояш әллә ни сөендермәс.


Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар


1 – Күренекле шагыйрь, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Назаровның тууына 75 ел (1944-2006).

2 – Бөтендөнья ирләр көне.

4 – Халыклар бердәмлеге көне.

7 – М. В. Нестеров исе­мендәге Башкортстан дәүләт художество музее оештырылуга 100 ел.

8 – Халыкара КВН көне.

10 – Русия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

12 – Русия Саклык банкы хезмәткәрләре көне.

15 – Бөтенрусия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне.

17 – Зәйнәп Биишева исе­мендәге Башкортстан “Китап” нәшриятына 100 ел.

21 – Башкортстанның халык артисты Муллаян Сөяргуловка 85 яшь.

21 – Бөтендөнья телевидение көне.

21 – Бөтендөнья сәламләү көне.

23 – Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Хөрмәтулла Үтәшевка 60 яшь.

29 – Башкорт язучысы, танылган галим, башкорт милли азатлык хәрәкәте җитәкче­ләренең берсе Абдулкадыйр Инанның тууына 130 ел.


Читайте нас