Фән көнен бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Ял көне дип игълан ителмәсә дә, байтак илләрдә, аеруча фән һәм мәгариф оешмалары тарафыннан, фән белән бәйле төрле чаралар үткәрелә. Ә мондый көнне билгеләү идеясе тәү тапкыр 1999 елда Будапештта әйтелгән. Халыкара фәнни конференциядә катнашкан галимнәр, фән белән җәмгыять арасында тыгызрак элемтә булдыру өчен елның бер көнен махсус шушы мәсьәләгә багышларга кирәк, дигән фикерне күтәреп чыга. Бу тәкъдимне исәпкә алып, ЮНЕСКО Бөтендөнья фән көнен рәсми рәвештә гамәлгә куя. Һәм инде, 2001 елдан башлап, 10 ноябрьдә Фән көне бәйрәм ителә. Әлбәттә, ЮНЕСКО фән һәм гыйлемнең әһәмияте турындагы мәгълүматны елның бер көнендә генә түгел, ел буена тарата.
Русиядә исә Фән көне 8 февральдә билгеләп үтелә. Бу көнне Петр Беренче Русия Фәннәр һәм сәнгать академиясен оештыру турындагы указны имзалаган. Русия фәненең башлангычын да нәкъ шул чор белән бәйләп карыйлар. ХVIII гасырда Петр патша Себер һәм Америкага берничә экспедиция юллый. 1724 елда Петербург Фәннәр академиясе оештырыла, анда Европадан күп кенә галимнәр чакырыла. 1755 елда Мәскәү университетын нигезләгән Михаил Ломоносов исеме дә һәркемгә таныш. Аннан инде университетлар Дерпт (1802), Вильно (1803), Казан һәм Харьков (1804), Санкт-Петербург (1819) шәһәрләрендә ачыла.
Химик Д. Менделеев, математик Н. Лобачевский, физиолог И. Павлов, физиклар И. Курчатов, А. Сахаров, С. Королев һәм башка галимнәрнең исемнәре бөтен дөньяга киң билгеле.
Башкортстан җирлегендәге фән үсешен мәдрәсәләр белән бәйләп карарга кирәктер. Совет чорында алар “караңгылык оясы” дип мыскылланса да, гыйлем нигезләрен ата-бабаларыбыз шунда алган, гарәп, фарсы телләрен үзләштергән. Совет чорында исә мәгариф дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелә, наданлык белән көрәш башлана. Бөек Ватан сугышы чорында республикага илнең Фәннәр академиясе, Мәскәүнең югары уку йортлары эвакуацияләнә. Һәм 1943 елда Уфада Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалын булдыру мәсьәләсе күтәрелеп, 1951 елда ул оештырыла да. 60-70нче елларда эре химия һәм нефть химиясе предприятиеләре төзелә һәм фән үсеше дә, нигездә, шушы өлкәләр белән бәйле була. 1991 елда – Башкортстан Фәннәр академиясе, 1993 елда аның карамагында Башкорт энциклопедиясе редакциясе (2012 елдан – фән-нәшрият комплексы) оештырыла.
Бүген гыйльми тикшеренүләр югары уку йортларында, аерым тармакларга караучы фәнни-тикшеренү институтларында алып барыла. Фәнни басмалардан “Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе хәбәрчесе”, “Шәркыять белеме”, “Нефть һәм газ эше”, “Ватандаш” һәм башка журналларны атарга мөмкин. 1992 елда Уфада Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге (бүген – Уфа федераль тикшеренү үзәге) оештырылды.
2010 елгы Бөтенрусия халык исәбен алу нәтиҗәләренә караганда, республикада 10194 фән кандидаты, 1687 фән докторы яши.
Башкортстанда яшь галимнәр өчен ел да конкурслар оештырылып тора. Алар нигезендә 35 яшькә кадәр аспирантлар һәм фән кандидатлары 1 миллион сум күләмендәге грантларга дәгъва итә ала.
Фән, җәмгыятьнең башка тармаклары белән бәйле өлкә буларак, көнүзәк игътибарда. Яңарак Федерация Советында Фән-мәгариф үзәкләре төзүнең актуаль мәсьәләләре хакында сөйләштеләр һәм аларның статусын хокукый яктан ныгытырга тәкъдим иттеләр. Фән-мәгариф үзәкләре төзү Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында максат итеп куелды.
Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова әйтүенчә, Фән-мәгариф үзәкләренең төбәкләрдә уңышлы эшләве өчен статусын хокукый ныгыту мотлак, бу очракта инвесторлар һәм бизнес аларга җитди караячак.
Русия Хөкүмәтенең шушы елның 13 февралендәге карарында башка шәһәрләр арасында Уфа да дөнья дәрәҗәсендәге фән-мәгариф үзәге формалашу шартлары булган перспективалы икътисади үсеш үзәкләренең берсе буларак аталган.
Уфа Фән-мәгариф үзәгенә нефть-газ өлкәсендә санлы технологияләр һәм яңа материаллар җитештерүне үстерү максаты йөкләтеләчәк. Аның максаты – углеводород чималын табу, транспортлау һәм тирәнтен эшкәртү нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән санлы, “акыллы” җитештерү технологияләрен, роботлаштырылган системаларны эшләп чыгару, яңа материаллар алу. Бу үзәк – “Фән һәм фән-производство кооперациясен үстерү” федераль проектының бер өлеше ул. Русиядә барлыгы 15 шундый үзәк булдыралачак. Башкортстан 2020 елда проектның икенче чиратына кертелүгә дәгъва итә.
Күпчелек фән турында көндәлек тормыштан чыгып һәм үзенә бәйле рәвештә фикер йөртә. Һәм аның казанышларын рәхәтләнеп куллана. Уйлап карасаң, без бүген галимнәрнең акыл көче тудырган шартларда гомер итәбез. Без яшәгән йортларны гына алсак та, һәр почмагыннан фәнни ачышлар “карап тора”. Электр энергиясе, газ казаннары, автомобильләр, хәзер килеп, смартфоннар һәм Интернет челтәре – болар барысы да кайчандыр кемнеңдер хыялы гына булган. Физика, химия, биология кебек фундаменталь фәннәр архитектура, элемтә, медицина, техника кебек һәртөрле гамәли өлкәләрнең үсешенә китерә.
Әмма шул парадокс шаккатыра: фән искиткеч тизлек белән үсешкән саен төрле хорафатлар, ялган ышанулар кимергә уйламый да кебек. Мәсәлән, кайсы гына гәзитне ачып карама, анда йолдызнамәләр басылган булыр. Гәрчә, астрономиядән аермалы буларак, астрология күптән шик астына алынган. Шулай ук һәртөрле ырым-шырымның да тамыры корымый. Фән генә түгел, дин дә киресен тәкрарлауга карамастан, юлны кара мәче кисүдән, бусага аша кул биреп исәнләшүдән, кичен акча санау яисә кешегә үтечкә бирүдән уттан курыккандай куркучылар бихисап. Рәсми фән тарафдарларының күпчелеге, гомеопатиянең медицинага кагылышы юк, дип белдерә. Шуңа карамастан, даруханәләр гомеопатик чаралар сатуын дәвам итә.
Ялган фән (лженаука) һәм гыйльми тикшеренүләрне фальсификацияләү белән көрәшүче махсус комиссия дә бар. Ул Русия Фәннәр академиясе Президиумы каршында 1998 елдан 2018 елга кадәр эшләп килде. 2018 елда ул ике консультацион оешмага бүленде. Хәзер ялганчылар белән Ялган фән белән көрәш комиссиясе һәм Гыйльми тикшеренүләрне фальсификацияләүгә каршы тору комиссиясе көрәшә. Ләкин бу урында шуны да онытмаска кирәк: яңа идеяләр, кагыйдә буларак, тәүдә акылга сыймастай булып тоела, күнегелгән чикләрне җимерә һәм җәмгыять тарафыннан кабул ителгәнче озын юл үтә.
Халыкара фән көнендә татар теле һәм аны фәнни яктан өйрәнү турында да әйтеп үтми булмый. Мисалга, тел белеменең лексикография бүлеген алыйк. Мәхмүт Кашгарыйның “Диване лөгать әт-төрк” (1072-74) китабы гомумтөрки лексикография буенча тәүге хезмәтләрнең берсе буларак карала. Татар теленең басма сүзлекләреннән Сәгыйть Хәлфин төзегән урысча-татарча (1785), Каюм Насыйриның татарча-урысча (1878) сүзлекләре игътибарга лаек.
Сүзлекләрнең әһәмияте беркайчан да кимеми, дип ышаныч белән әйтергә мөмкин. Аларны төзүчеләр хәзер яңа ысулларны җәлеп итә. Мисалга, 25 октябрьдә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты белгечләре тарафыннан “Татсофт” татарча-урысча, урысча-татарча тәрҗемә программасы тәкъдим ителде. Техник фәннәр докторы, профессор Җәүдәт Сөләйманов әйтүенчә, аның өстендә эш 30 елга якын барган. Ягъни телләрнең сүзлек составы мәгълүмати технологияләр ярдәмендә анализлана, гамәли куллану алгоритмнары табыла. Нәтиҗәдә, “Татсофт” ярдәмендә (
https://translate.tatar/) басма текстларны автомат рәвештә тәрҗемә итеп була. Монысы да – кайчандыр фантастика булып кына тоелган хәл.