+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
22 ноябрь 2019, 03:33

Малайларны ничек чын ир-егет итеп тәрбияләргә?

24 ноябрь — Аналар көнеӨч баһадир ул үстергән Әнисә Фәйзуллинаның моңа бәйле үзе генә белгән сере бар.Кешенең кешелек дәрәҗәсен йөз-кыяфәт тә, матди байлык та, нәсел-нәсәп тә билгеләми.

24 ноябрь — Аналар көне


Өч баһадир ул үстергән Әнисә Фәйзуллинаның моңа бәйле үзе генә белгән сере бар.


Кешенең кешелек дәрәҗәсен йөз-кыяфәт тә, матди байлык та, нәсел-нәсәп тә билгеләми. Кеше дигән горур исемен адәм баласы гомер буе аклый һәм хаклый. Озын сөлге сыман сузыл­ган яшәешне затлы исеме, күркәм гамәлләре белән чигә ул. Благовар районының Языково авылында яшәүче Әнисә Фәйзуллина яшәгән йортка килеп кергәч, аш бүлмәсендә күзгә чалынган чигүле сөлгегә карап, шундый уйлар килде күңелгә. Һай, нәкышле дә соң сөлгесе!


Әлеге чигүле сөлге кайчандыр елына бер, сабантуй көнне генә кулга алынган. Әтисе Зөфәр абый аны атының дугасына урап куя да, арбага дүрт баласын, хәләлен утыртып, тагын шундый ук сөлгеләр җилфердәгән мәйданга алып бара торган була. Балачакның шушы хатирәсе Әнисәне гомере буена озата бара.

— Гаиләдә дүртәү үстек, авыл балалары булгач, хезмәт тәрбиясе алдык, әлбәттә, — дип хәтерли ул. — Күрше авылга йөреп укыдык, көн дә иртәнге алтыдан торабыз да, 7-8 чакрымны узып, мәктәпкә барабыз. Безнең бәләкәй генә авылда балалар гаҗәеп тату иде, шулай юлда чыныккандыр инде безнең дуслык.

Иске Күчәрбай урта мәктәбен тәмамлагач, Уфага педучилищега юллана кыз. Анда читтән торып белем ала, бер үк вакытта Благовар районының халык судына сәркәтип булып эшкә урнаша. Шунда аның хокук саклау системасындагы хезмәт юлы башлана. Анда дистәләгән еллар хезмәт итә ул, үсмерләр эшләре буенча инспектор, соңыннан озак еллар паспорт өстәле начальнигы була, майор дәрәҗәсендә хаклы ялга чыга.

Хәләле Гали Габидулла улы да милициядә хезмәт итә. Алар якты дөньяга сөлек кебек 3 ул бүләк итәләр.

— Чираттагысы кыз булыр дип өметләнгәнсездер инде, — дибез аңа.

— Алай дип әйтмәс идем, ә менә әтиләре гел кыз көтте, — ди Әнисә апа­быз. — Бала белән мактануны өнә­мим, шулай да, улларым кызларга биргесез булды, Аллаһка шөкер, димичә булмый.

Икесе дә тынгысыз хезмәттә булган ата-ана егетләрне ничек тәрбияли? Беркемгә дә сер түгел, еш кына нәкъ шундый гаиләләрдә хокук бозучылар, хезмәттән йөз чөерүчеләр үсә дә бит инде.

— Үзем авыл тәрбиясе алып, хәзер аңлавымча, мөселманча яшәү рә­вешен сеңдереп үскәнгә, ир-атның гаиләдәге урынын бик яхшы беләм, — ди өч ул үстергән ана. — Шуңа да хатын-кыз эшен үземнең вакыт җитмәгәндә генә улларыма бүлеп бирә идем. Мал-туар, кош-корт белән яшәлде, аларны карауда малайлар беренче ярдәмче булды инде, билгеле. Идән, савыт-саба да юалар иде. Әмма мондый эшләрнең чамасын үзем билгели идем. Калганы гадәттәгечә инде — кешенекенә тимәскә, начарлык кылмаска... Кешегә әйбәт булса, үзеңә дә игелекле була бит бала.

Уллары барысы да матур гаиләләр корган, балалар үстерә, эшләре бар, ашлары... Иң мөһиме, алар, өч калкан кебек, һәрвакыт әниләре сагында тора, аның йомышы авызыннан чыкмас элек үтәп куя. Кем сокланмас шундый улларга?!

Гали абый иртәрәк вафат була. Әнисә апа ул хыялланган кызларны көтеп ала — ике улының икешәр кызы, янә бер оныгының да кызчыгы тугач, дөньясы түгәрәкләнә.

Бүген яше җитмешкә якынлашкан апабыз актив яшәү рәвеше алып бара — район үзәгендә оештырылган “Әманәт” вокаль ансамблендә җыр­лый, үзе кебек тиктормас дус “кызлар”ы белән республика елгалары буйлап салда йөзүгә чыга, башкалага мәдәни чараларга, ил буйлап экскур­сияләргә йөри.

— Кеше күңелендә хәсрәт-борчулар да була, әмма аның күбрәк өлешен яктылык алып торырга тиеш, — ди ул. — Аны балаларга, якыннарга, гомумән, кешеләргә күпме күбрәк бирәсең, шул кадәр, хәтта артыгы белән әйләнеп кайта. Адәм балалары яктылыкка йөз тотып яшәсен иде.

Менә шундый гади генә, һәркемгә дә аңлаешлы тормыш фәлсәфәсе... Әнисә апа белән сөйләшкәндә зиһенгә фәһем, күңелгә нур аласың. Рәхмәт сиңа, изге ана. Гайрәтле имәннәрдәй яныңда тезелеп баскан өч улыңнан игелек күреп, озак яшә!
Читайте нас