Без әле дә Петр патша кушканча бәйрәм итәбез
1699 елның 20 декабрендә Русия өчен дә үзенчәлекле вакыйга була — Петр I Юлиан календаре буенча дөнья төзелүдән түгел, ә григориан календаре буенча Христосның Раштуасыннан башлап яңа ел санауга күчүе турындагы указга кул куя. Әлеге указ белән, шулай ук, яңа календарь елы башлану һәм аны бәйрәм итү 1 сентябрьдән 1 гыйнварга күчерелә. Шул рәвешле, 7208 елның 31 декабреннән соң 1700 елның 1 гыйнвары башлана.
XV гасыр ахырына кадәр Русиядә Яңа елны 1 мартта, көн белән төн тигезләшкәндә, яңа Ай барлыкка килгән көнне каршы алганнар. Бу кыр эшләре башлану белән бәйле булган. Ул чорда император Бөек Константинның Бөтенрусия соборында хуплау тапкан яңа елны 1 март урынына 1 сентябрьдә (иске стиль буенча) бәйрәм итү турында 312 елгы карарын үтәүне күзәтә алган чиркәү һәм дәүләтнең бердәм органы булмаган. Петр I, Яңа елны Европага яраклаштырып, фейерверклар, пушкалар һәм мылтык салютлары аша котлаулар белән каршы алырга боера.
Яңа елны бәйрәм иткәндә хәзер киң таралган пиротехника куллану йоласы шуннан башланган да инде. Барысына да үрнәк алырлык урын булсын өчен Петр I Кунак йортын чыршы, нарат һәм артыш ботаклары белән бизәргә боера. Дәүләт кешеләренә һәм боярларга бәйрәмгә Европа күлмәкләре кияргә кушыла. Яңа 1700 ел алдыннан Мәскәүдә беренче чыршы куелган. Бәйрәмдә 6 гыйнварга, изге Богоявление көнендә тәре тотып Мәскәү елгасына кадәр барган вакыткача күңел ачарга әмер бирелә. Петр I анда Преображенский һәм Семенов полклары янында руханиларны каршы ала.
Резида ВӘЛИТОВА.