Мостай Кәрим әсәре буенча
Башкортстанда төшерелгән фильм ил күләмендә дә киң танылу яулады
Балалар киносы көне 1998 елның 8 гыйнварында Мәскәү Хөкүмәте тарафыннан балалар өчен беренче киноны күрсәтүгә 100 ел тулу уңаеннан башкала балалар фонды башлангычы белән гамәлгә куелган.
1890 еллар ахырында Мәскәүдә, хәзерге ГУМ урынында, ул чорда элекке Югары сәүдә рәтләрендә беренче стационар “Электр театры” ачыла. Анда тамашачының күңел ачу фильмнары “Дети пляшут”, “Дети плачут”, “Игра в мяч”, “Конно-железная дорога в Москве” фильмнары күрсәтелә һәм, әлбәттә, патша гаиләсе тормышыннан булган сәяси-тәрбияви картиналар бара.
1898 елның 8 гыйнварында анда Русиядә беренче тапкыр балалар өчен программа күрсәтелә, ул тамашачыларга нык ошый һәм даими рәвештә күрсәтелә башлый.
Балалар киносы көнендә, шулай ук, Александр Роуны искә алмый булмый. Ул — илнең беренче һәм бөек киноәкиятчесе.
Александр Роу урыс халык әкиятләре буенча 20дән артык балалар фильм-әкиятен экранлаштырган. Шулар арасында “Василиса Прекрасная”, “Кащей Бессмертный”, “Марья-искусница”, “Морозко”, “Огонь, вода и… медные трубы”, “Варвара-краса, длинная коса”, “Золотые рога” фильмнарын кем генә белми икән?! Аның иҗатының башка юнәлеше — урыс һәм дөнья әдәбиятының классик әсәрләрен экранга чыгару булды. “Конёк-Горбунок”, “Майская ночь, или Утопленница”, “Новые похождения Кота в сапогах”, “Вечера на хуторе близ Диканьки”, заманча әдәби әкиятләр (“Королевство Кривых Зеркал”) фильмнары да яратып кабул ителде. Александр Роу Р. Захаров белән берлектә “Хрустальный башмачок” фильм-балетын да куйды. Киноәкият жанрын иҗат итүче режиссер Александр Роуның осталыгы бөтен дөньяда танылу алган.
Башкортстанда да бу өлкәдә күп эш башкарыла. Мисал өчен, былтыр көз экраннарга чыккан “Сестренка” фильмын алырга була.
Фильмны Русиянең танылган актеры һәм режиссеры Александр Галибин Белорет районының Яңа Хәсән авылында төшергән. Ул Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча эшләнгән. Фильмны куючы рәссам Вячеслав Виданов җитәкчелегендәге проект өчен декораторлар 1940нчы еллардагы йортларның төгәл күчермәсен төзегән. Тулы метражлы нәфис фильм төшерү өчен повестька кайбер өстәмә эпизодлар да кертелә, сценарий авторы — Айдар Акманов. Фильмның операторы танылган Михаил Агранович булса, музыканы Илья Духовный язган.
Фильмда төп рольләрне 7 яшьлек Арслан Крымчурин (Җәмил) һәм 9 яшьлек Марта Тимофеева (Оксана) оста уйнады. Арслан өчен бу дебют булса, яшь актриса инде чын йолдыз. Марта Тимофееваның кино һәм сериалларда 40тан артык эше бар. “Сестренка”да уйнау өчен Марта башкорт телен дә өйрәнгән.
Бу фильм башкорт, украин һәм урыс телләрендә төшерелгән.
“Сестренка” хәрби драмасы Русия Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән “Мотор Фильм Студия” кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Кинотасманы прокатка алу белән “Walt Disney” компаниясе шөгыльләнде. Картина 19 сентябрьдә киң прокатка чыкты. Фильм прокатта бер ай дәвамында барды, ә аннары Мостай Кәримнең туган көнендә Русиянең “Культура” каналында эфирга чыкты.
Бу фильмны караган балалар да, шулай ук, өлкәннәр дә геройлар язмышына битараф калмады. Кинодан чыкканда һәркайсының күзләре яшьле, уйчан иде. Балалар өчен төшерелгән кино күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, тәрбияви бурыч-максатын үтәргә тиеш тә инде!
Зөһрә ИСЛАМОВА.