Бер акыллы баш: "Туган көн ул минем тантана түгел, ул - әнкәй бәйрәме", - дигән иде. Чыннан да, бу көнне газиз кешеңне котлаудан башласаң яхшы инде.
Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил премияләре лауреаты, җырчы Салават Фәтхетдинов юбилей алдыннан үзенә үзенчәлекле бүләк ясаган: башта 60 яшь тулганчы - егет чакта, дип, аэроторбада очып караган.
"Жиңел түгел. Но хатын яхшырак очты. Яшь кеше яшь кеше инде. Күңелле әйбер", - дип уртаклашкан ул Истаграм сәхифәсендә.
Шунда ул үзенең әнисе Тәкълимә апа янына, Тәтешлегә, Аксәеткә кайтырга карар итүен яза. "10 гыйнвар - минем туган көнем. Үземә үзем бүләк ясап, инәй янына очтым авылга. Юбилеемны менә шулай үткәрергә булдым", - дигән җырчы.
"Иң шәп бүләк!!! Әниләрнең исән-сау булуы - иң зур бүләк, тормышыгызның тәмен тоеп, балалар, оныкларга куанып, тормыш иптәшегезне яратып, яратылып яшәгез", "Әниегезне хөрмәт иткән өчен Аллаһ үзегезне зурласын", - дип комментарийлар яза укучылар.
Күңелләргә "ятешле" инде бу Тәтешле егете.