+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
9 февраль 2020, 09:50

Һөнәри бәйрәмегез белән, теш табиблары!

9 февральдә Халыкара стоматолог көне билгеләп үтелә.

Халыкара стоматолог көне 9 февральдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм чагыштырмача күптән түгел - 2001 елда билгеләнә башлады.

Бәйрәмне стоматологлар, дантистлар һәм аларның ассистентлары, укытучылар, студентлар, интерннар, профильле медицина уку йортларын тәмамлаучылар билгели.

Шул исәптән стоматологлар тешләрнең сәламәтлеген саклау һәм кариес булдырмас өчен мондый киңәшләр бирә:

1) Тешләрне чистарту.
Тешләребене теш щеткасы белән ничек кенә тырышып чистартсак та, анда даими рәвештә зарарлы бактерияләр тупланачак. Ә бу вакыт үтү белән кариес һәм башка авыруларны барлыкка китерәчәк. Шуңа күрә, бигрәк тә ашаганнан соң, теш җебе кулланырга һәм авызны чайкарга кирәк.

2) Яңарту.
Теш щеткасын 3 айга бер алыштырырга кирәк.

3) Даими һәм җентекле чистарту.
Процедураны көнгә ике тапкыр кабатларга кирәк. Тешләрне 3 минут тирәсе чистартырга кирәк: иртәнге һәм кичке аштан соң.

4) Стоматологка бару.
Елына, ким дигәндә, 2 тапкыр стоматологка күренергә кирәк.
Фото: sq.com.ua сайтыннан
Читайте нас