Тарихта бу көнне булган вакыйгаларны барлап алыйк әле.
1600 елның 17 февралендә Рим шәһәрендә Джордано Бруно исемле галимне шәһәр мәйданында яндырып үтерәләр. Галимнең күп кенә тәгълиматлары дингә аршы килә, шуңа кулга алына һәм җәзалана.
1852 елның 17 февралендә Эрмитаж ачыла. 1764 елдан башлап, музей императрица Екатерина IIнең хосусый коллекциясе генә булып тора. Соңрак “Эрмитаж” дип аталып, музей форматына үзгәртелә.
1880 елның 17 февралендә император Александр IIгә бишенче тапкыр һөҗүм итәләр. Император идарә итү вакыты эчендә берничә һөҗүм кичергән һәм ахыр чиктә соңгысыннан һәлак булган.
1993 елның 17 февралендә “Газпром” компаниясе ачыла.