2000 елның 1 мартында Икенче Чечня кампаниясе барышында Аргун тарлавыгында 6нчы Псков парашют-десант ротасының шәхси составы тулысынча диярлек һәлак булган. 90 кешенең 6сы гына исән калган.
Десантчылар 776,0 биеклегендә Улус-Керт авылына омтылган 2,5 меңләп боевикның юлын ябалар. Тигезсез алышта артиллерия ярдәмендә десантчылар 400 бандитны юк итә. 2000нче елларның беренче яртысында федераль гаскәрләр 6нчы ротага һөҗүм оештырган барлык командирларны юк итә.
Русия хәрбиләренең Чечнядагы батырлыгы истәлегенә алар һәлак булган урында “Поклонный крест” монументы куелган. Грозный шәһәрендә 84 Псков десантчысы урамы барлыкка килгән. 6нчы ротаның 22 десантчысына Русия Герое исеме бирелгән (21енә – үлгәннән соң), 68 солдат һәм офицер Батырлык орденына лаек булган (63е – үлгәннән соң).
Һәлак булганнар арасында якташыбыз, Уфада туып үскән майор Александр Доставалов та бар. Ул Русия Герое исеменә лаек.
Русия Президенты Владимир Путин Псковка шушы фаҗиганең 20 еллыгына багышланган истәлекле чараларда катнашырга килде. Аргун тарлавыгында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды. Шулай ук, ул аларның туганнары белән очрашты.