Ул Русия федерализмына нигез сала
1919 елның 20 мартында Башкорт Хөкүмәте белән Русия Эшче-крестьян Хөкүмәте арасында Башкорт Совет Автономиясен төзү турында килешүгә кул куела. Бу — күпмилләтле Русия өчен тарихи вакыйга, андагы милләт беренче тапкыр автономиягә ия булды.
Әлбәттә, Башкорт Автономияле Республикасын төзүгә юл җиңелдән булмады. 1917 елның ноябрендә үк кече Башкортстан территориясендә Башкорт өлкә шурасы игълан ителә. 1917 елның декабрендә III Бөтенбашкорт корылтае игълан ителгән автономияне раслый һәм хөкүмәт төзи. Республика карамагына җәмәгать иминлеген тәэмин итү, салымнар җыю һәм тоту, суд, Кораллы Көчләр, халык мәгарифе, капитал, җир, җир асты байлыклары белән эш итү кертелә.
1918 елда Башкортстан Гражданнар сугышы үзәгендә була. Башкорт Хөкүмәте ак хәрәкәт җитәкчелеге белән вакытлы килешү мөнәсәбәтләренә керә, шул ук вакытта совет Русиясе белән элемтәләр урнаштыру өчен мөмкинлекләр дә табыла. 1918 елның ноябрендә Совет власте белән килешү төзү һәм сөйләшүләрнең төп шартлары формалаштырыла: Башкорт автономиясен тану, Башкортстанның үзенә Эчке идарә урнаштыру хокукы бирү, даими гаскәрләрне формалаштыруда ярдәм күрсәтү, большевикларга карата репрессияләрне булдырмау.
1918 елның декабрь урталарында әлеге сөйләшүләрне алып бару өчен Муллаян Халиков җитәкчелегендәге Башкорт шурасы делегациясе оештырыла. Сөйләшүләр партиянең Уфа губкомы вәкилләре белән алып барыла. Мәскәү бу сөйләшүләрне хуплый һәм яклар февраль башында Башкорт автономиясе турында килешү проектын эшли. Башкорт хөкүмәте 1919 елның 18 февраленнән Совет власте ягына күчү һәм РСФСР составына кергән кече Башкортстан территориясен “Башкорт Совет Республикасы” дип игълан итү турында карар кабул итә. 1919 елның 18 февралендә башкорт гаскәрләре Совет власте ягына күчә, ул Башкортстанның киләчәк язмышын билгели. Биш укчы, ике кавалерия полкы һәм ярдәмче частьлар (барлыгы 6,5 мең кеше) Кызыл Армия ягына күчә. Башкорт полкларының күчүе фронт линиясен Башкортстанның көнчыгыш чикләренә кадәр кичектерергә, совет гаскәрләренең стратегик хәлен ныгытырга мөмкинлек бирә.
1919 елның 21 февралендә Ырынбур губернасының Югары Урал өязе Темәс авылында Башкорт өлкә шурасы һәм Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары — Совет власте ягына күчкән рота һәм эскадроннарның гомум җыелышларында сайланган 92 вәкил катнашлыгында I Бөтенбашкорт хәрби съезды уза. Яшерен тавыш бирү юлы белән Башкорт Совет Республикасының 12 әгъзасы һәм алты кандидат составындагы Вакытлы революция комитеты сайлана. Аның рәисе итеп Әхмәт-Зәки Вәлидовны сайлыйлар. 22 февральдә Башкорт Хөкүмәте Башревкомга Кече Башкортстан территориясендәге властьны тапшыру турында приказ чыгара.
Сөйләшүләрне тәмамлау өчен Мстислав Кулаев җитәкчелегендәге Башкорт Хөкүмәте делегациясе Мәскәүгә юллана. Килешү проектының аерым параграфлары һәм пунктлары буенча кискен дискуссияләр алып барыла. 1919 елның 9 мартында 14 параграфтан торган беренчел килешүгә кул куела. Аның күчермәләре килештерү һәм искәрмәләр кертү өчен РСФСР Халык комиссариатларына җибәрелә. Нәтиҗәдә, килешү проекты эчтәлеге буенча да, структурасы буенча да билгеле бер үзгәрешләр кичерә һәм соңгы исеме — Килешү. 17 мартта килешү текстына республика вәкилләре — Мстислав Кулаев, Муллаян Халиков һәм Әбдрәшит Бикбауов һәм милләт эшләре буенча нарком Иосиф Сталин кул куя. 20 мартта килешү РСФСР Халык Комиссарлары Советы һәм Бөтенрусия Үзәк Башкарма комитеты утырышларында раслана.
Документның тулы тексты — Үзәк Совет властеның Башкорт Хөкүмәте белән Башкортстан Совет Автономиясе турындагы килешүе беренче тапкыр 1919 елның 23 мартында “Известия” гәзитендә басылып чыга. Килешү Башкортстанның яңа статусын юридик яктан ныгыта һәм аның беренче Конституциясе була. Ул республиканың иҗтимагый, дәүләт һәм административ төзелешен билгели торган 16 параграфны үз эченә ала. Совет Башкортстаны килешү башлангычларында төзелгән Русия Федерациясенең беренче һәм бердәнбер Автономияле Республикасы булды. Асылда, ул вакытта ук Федерация кысаларында мөстәкыйль Хөкүмәт, бюджет, Кораллы Көчләр булган чын дәүләт формалаша. Автономияле республика кече Башкортстан чикләрендә төзелде, аңа Башкортстанның хәзерге территориясендәге көньяк, көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш районнары кергән. 1922 елда Уфа, Бөре һем Бәләбәй өязе, элекке Уфа губернасының Златоуст өязендәге башкорт волостьлары шулай ук Автономияле Башкортстан составына керә.
Әмма килешүнең иҗади потенциалы тулысынча гамәлгә ашырылмаган. Республика автономиясен һәм, гомумән, федерализм принципларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Башревкомның позициясе еш кына РКП(б), БашЧК, Башвоенкомат, Башнаркомпрод өлкә комитеты әгъзаларының күпчелеге позициясе белән туры килми. 1919 елның августында Башревком 1нче боерыгын чыгара, аның нигезендә республикада властьның бөтен тулылыгын үз өстенә ала һәм республикадан икмәк, урман һәм башка ресурсларны тартып алуны туктата. Азык-төлек һәм табигый ресурслар өлкәсендәге сәясәт бердәнбер бәхәсле мәсьәлә булмый. Башкортстан чикләрен билгеләү буенча хәл катлаулы булып кала.
1920 елның гыйнварыннан башлап мәсьәлә Политбюро утырышларында берничә тапкыр карала. Шул елның март аенда Уфада Башревком әгъзалары белән очрашкан Троцкий моңа зур игътибар бирә, ләкин бу киеренкелекне йомшартуга китерми. Апрель аенда Сталин бу мәсьәлә буенча махсус комиссияне җитәкли. Комиссия Башкортстан автономиясен кискен чикләргә тәкъдим итә. Аның нигезендә хуҗалык һәм тормышның мөһим өлкәләренә (Башкорт хәрби комиссариаты, азык-төлек, финанс, БашЧК, почта һәм телеграф) күзәтчелек итүче наркоматлар РСФСРның тиешле наркоматларына буйсына. Мондый карар республикада сәяси кризис китереп чыгара. 1920 елның 16 июнендә Башревком үз-үзен таркату турында карар кабул итә. Әмма бу карар тормышка ашырылмый. 26 июньдә Башревкомның яңа составы булдырыла. 1920 елның июлендә БАССР Советларының I съезды карары белән республика дәүләт властеның даими югары органы — БАССРның Үзәк Башкарма комитеты оештырыла.
Шуннан соң автономияле республикалар шактый чикләнгән хокуклар җыелмасы ала. Тарихчылар фикеренчә, башкорт автономиясенең 1919 елның мартыннан алып 1920 елның маена кадәр 14 айлык тәҗрибәсе уникаль һәм зур әһәмияткә ия. Башкорт Совет Республикасы — совет автономияләренең беренчесе — Русия федерализмының башлангычы, чишмә башы була.