+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
3 Апреля 2020, 09:25

Урыс белән белорус — икесе бер тамырдан

2 апрель – Белоруссия һәм Русия халыклары бердәмлеге көне 1996 елның нәкъ шушы көнендә ике илнең президентлары Борис Ельцин белән Александр Лукашенко Мәскәүдә “Русия һәм Белоруссия Берлеген оештыру турында” килешүгә кул куйды.

2 апрель – Белоруссия һәм Русия халыклары бердәмлеге көне
1996 елның нәкъ шушы көнендә ике илнең президентлары Борис Ельцин белән Александр Лукашенко Мәскәүдә “Русия һәм Белоруссия Берлеген оештыру турында” килешүгә кул куйды.
Бер елдан, 1997 елның 2 апрелендә, “Белоруссия һәм Русия Берлеге турында” килешү төзелде. Бу документ ике дәүләтнең үзара бәйләнешләрен ныгытырга булышлык итте. Шул ук елның 23 маенда Белоруссия һәм Русия Берлегенең Уставы кабул ителде, ә 1998 елның 25 декабрендә ике ил Президенты “Русия һәм Белоруссиянең арытабангы бердәмлеге турында” декларациягә кул куйды. 1999 елның 8 декабрендә “Союздаш дәүләт төзү турында” килешү гамәлгә керде.
1997 елда Русия Үзәк банкы бу вакыйгага багышланган истәлекле акча чыгарды.
Соңгы елларда бу дата киң билгеләнмәсә дә, Русиядә һәм Белоруссиядә шушы уңайдан конференцияләр һәм башка чаралар үтә.
Башкортстанның Иглин районы Балтика авылында Белорус тарихи-мәдәни үзәге эшли. Аның эшчәнлегенең төп максаты: белорус халкының фольклор традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклау һәм үстерү, Башкортстан белорусларының мәдәни мирасын өйрәнү.
Иглин районы Башкортстанда белорус мәдәниятенең үзәге булып санала. Әлеге территория ХIХ гасыр ахыры - ХХ гасыр башында Гродный, Могилев, Брестск губерналарыннан күчеп китүче кешеләр тарафыннан актив үзләштерелгән. 1918 елда шушы территориядә Сембер авыл Советы оеша, аның составына берничә хутор керә. 1930 ел башында “Балтика авыл Советы” дип үзгәртелә. Балтика авыл Советы 1935 елның 3 февралендәге БАССР ЦИК Президиумы карары белән оештырыла, аңа Балтика, Буденовск, Михайловск, Ленин торак пунктлары керә.
1930-40 елларда крестьяннар хуторлардан Балтика авыл советына берләшкән поселокларга күченә башлый.
2002 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Иглин районында 3916 белорус яши. Балтика авылы район торак пунктлары арасында белорус милләте вәкилләренең тупланып яшәү урыны булып тора.
Балтика урта мәктәбендә белем бирүнең башлангыч звеносында соңгы тугыз ел дәвамында укучылар белорус телен өйрәнә. Белорус теле укытучылары Минск шәһәрендә квалификация күтәрү курслары узды. Беларусь Республикасы Илчелегенең Уфа бүлеге уку йортына зур ярдәм күрсәткән, туган телне өйрәнү буенча яңа китаплар тапшырган.
“Тарихи-мәдәни үзәкнең барлык чараларында “Сябры” белорус җыры ансамбле һәм “Жауроночкi” балалар ансамбле катнаша. Үзәк каршында этнографик музей булдырылган. 2007 елда Полоцкка нигез салынуның 1145 еллыгы уңаеннан Балтика авылы түгәрәгендә катнашучылар “Полоцкий оберег” уникаль коллектив әсәрен булдыруда катнашты. Белоруссиянең генә түгел, Русиянең, Украина, Казахстан, Латвия, Дания, Германиянең һәм башка илләрнең 40 шәһәреннән алып килгән 400 паннодан зур полотно тегелде”, — ди үзәкнең баш белгече Жанна Хализова.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас