Республика тагын нинди өлеш кертә?
1) 1961 елда Юрий Гагарин очышыннан соң Уфа-ның Черниковка бистәсендәге Коммунистик урам “Космонавтлар урамы” дип үзгәртелә. Соңрак Институт урамы Комаров исемен ала, чөнки космонавт безнең башкалага берничә тапкыр хатынының әти-әнисе янына килә. Сүз уңаенда: Юрий Гагарин да 1964 елда Уфада булган.
Мәгълүм булуынча, 80нче еллар башында Уфада Сипайлово бистәсе төзелә. Анда да Гагарин һәм Королев урамнары барлыкка килә. Шулай ук, космонавтлар исемен йөртүче урамнар безнең республиканың күп кенә торак пунктларында бар.
2) Башкортстанда туып-үскән күпләрнең язмышы космосны яулау белән бәйле. Әйтик, Уфа вәкиле Николай Пенкин 23 яшьлек Гагаринны “МИГ-15” самолеты белән идарә итәргә өйрәткән. Икенче якташыбыз Урал Солтанов очкыч тибындагы “Буран” җиһан корабында атмосферада һәм космоста сынаулар үткән отряд составына кертелгән булган. Әмма финанслау җитмәү сәбәпле, программа туктатыла. Урал Нәҗип улы – Русиянең атказанган очучы-сынаучысы. Ул 10 дөнья авиация рекорды куйган.
3) Континенталь хоккей лигасының төп трофее булган Гагарин кубогын республиканың “Салават Юлаев” командасы ике тапкыр яулады. Кызганычка каршы, быел да шундый ук нәтиҗәләргә ирешә алмадык, чөнки коронавирус инфекциясе таралу хәвефе сәбәпле, бу сезон туктатылды.
4) Халыкара космик станцияләр экипажлары әгъ-заларының борт рационына башкорт балы да керә. Анда космоста озак булган кеше организмы өчен файдалы барлык матдәләр табылган. Шулай ук, башкорт балы космонавтларга очышлар алдыннан һәм космоста адаптация чорында тәкъдим ителә икән.
5) Уфа моторлар төзү производство берләшмәсе җиһан кораблары өчен төрле җиһазлар җитештерә. Бу предприятие күп еллар дәвамында халыкара авиакосмик күргәзмәләрдә уңышлы катнаша. УМПО технологияләре космик киңлекләрне яуларга ярдәм итә.
6) Уфа дәүләт авиация техник университеты студентлары җиһанны үзләштерүдә зур урын алып тора. Космик технологияләрне өйрәнүгә һәм гамәлгә кертүгә университетның берничә юнәлеше һәм белгечлеге багышланган. Вузда космоска багышланган күпсанлы фәнни тикшеренүләр дә уза. Университет студентлары “УГАТУСАТ” дигән микроспутник та уйлап тапкан. Аның ярдәме белән язгы ташуларны, метеорологик үзгәрешләрне фаразларга һәм экологик хәлне контрольдә тотарга мөмкин.
7) Күп якташыбыз, “Байконур” космодромында хезмәт иткән. Шуларның берсе Рәфил Хатмулла улы Гәрифуллин – Байконур ветераны, икътисад фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган икътисадчысы. 1964 елның 19 ноябрендә ул Совет Армиясе сафларына алына һәм Байконурга җибәрелә. Ул “Союз” тибындагы пилотлаштырылган 12 космик аппаратны эшләтеп җибәрүдә катнашкан. Хезмәт иткән елларда ул Юрий Гагарин, Владимир Комаров, Константин Феоктистовны күрү бәхетенә дә ирешкән.