Бүген - Космонавтика көне.
“Советлар Союзының барлык радиостанцияләре эшли! Дөньяда беренче тапкыр кешенең галәм киңлегенә очуы турында ТАСС хәбәрен тапшырабыз! 1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзында бортында кеше белән дөньядагы беренче “Восток” космик кораб-юлдаш Җир орбитасына чыгарылды! “Восток” космик кораб-юлдашның пилоты – Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданы, очучы майор Гагарин Юрий Алексеевич!”
Радиодан шушы хәбәр тапшырылганда кешеләрнең зур куаныч, искиткеч соклану һәм һич күрелмәгәнчә бердәмлек хисләре кичерүен хәтерли әнием. Моны ишеткәч тә ул вакытта мәктәп укучысы булган әнием сыйныфташлары белән урамга чыгып, күккә карап шул корабны эзләүләрен сөйли.
Чыннан да, 1961 елның 12 апреле искиткеч көн булган ул. Кешеләр төрле шәһәрләрнең урамнарында эченә сыймаган шатлыктан бер-берсе белән кочаклашканнар, җырлаганнар, биегәннәр, музыка уйнаганнар, плакатлар күтәреп йөргәннәр, “Ура!” кычкырганнар. Совет кешесе беренче булып космоска очкан! Дөнья матур!
Стартка 2 көн кала, 1961 елның 10 апрелендә Юрий Гагаринның хатыны Валентинага һәм балаларына язган хаты билгеле. Аны гаиләсенә Гагарин һәлак булган очракта гына тапшырырга тиеш булганнар.
“Исәнмесез, минем кадерлеләрем, сөеклеләрем Валечка, Леночка һәм Галочка!
Бүген минем өлешемә төшкән шатлык-бәхетне сезнең белән бүлешергә теләп, сезгә берничә юл язарга булдым. Бүген хөкүмәт комиссиясе беренче булып мине космоска очырырга карар итте. Беләсеңме, кадерле Валюша, мин ничек шат, минем белән бергә сезнең дә шатлануыгызны телим. Гап-гади кешегә шундый зур дәүләт бурычы йөкләттеләр – беренче булып космоска юл салу!
Тагын да зуррак нәрсә турында хыялланырга буламы соң? Бу бит – тарих, бу – яңа эра! Бер көннән миңа старт бирелергә тиеш. Сез ул вакытта үз эшләрегез белән шөгыльләнәчәксез. Минем иңнәргә бик зур бурыч йөкләтелде. Аның алдыннан бераз гына сезнең белән буласы, синең белән сөйләшәсе килә. Тик сез еракта. Шулай да мин сезне һәрвакыт янымда тоям.
Техникага тулысынча ышанам. Ул кыен хәлдә калдырырга тиеш түгел. Әмма кеше тигез җирдә дә абынып, муенын сындыра. Монда да нидер килеп чыгарга мөмкин. Тик мин үзем моңа ышанмыйм. Әмма нәрсәдер була икән инде, сездән, беренче чиратта синнән, Валюша, кайгырмавыгызны үтенәм. Тормышта беркемгә дә иртәгә сине машина таптамас дигән гарантия юк.
Кызларыбызны сакла, зинһар, аларны мин яратканча ярат. Аларны эш сөймәүче, иркә кызлар итеп үстермә, тормыш сикәлтәләре алдында куркып калмаган чын кешеләр итеп тәрбиялә. Яңа җәмгыять – коммунизмга лаек кешеләр итеп үстер. Монда сиңа дәүләт ярдәмгә килер. Үзеңнең шәхси тормышыңны намусың кушканча, үзең теләгәнчә кор.
Бернинди дә йөкләмәләр салмыйм сиңа, моны эшләргә хакым да юк. Хатым артык кайгылы килеп чыга. Мин үзем моңа ышанмыйм. Бу хатны син беркайчан да күрмәссең дип ышанам һәм миңа үз алдымда шушы бер минутлык йомшаклыгым өчен оят булачак әле. Тик нидер була икән, син барысын да ахыргача белергә тиеш.
Мин намус белән, гадел, кешеләргә файда китереп яшәдем, бәлки ул бик кечкенә булгандыр. Кайчандыр, балачакта В.П. Чкаловның шундый сүзләрен укыган идем: “Булырга икән инде, беренче булырга”. Менә мин дә шундый булырга тырышам һәм ахыргача эшләячәкмен. Бу очышымны, Валечка, без аяк баскан яңа җәмгыять, коммунизм кешеләренә, безнең бөек Ватаныбызга, безнең фәнебезгә багышларга телим.
Берничә көннән безнең тагын бергә булачагыбызга, бәхетле булачагыбызга ышанам.
Валечка, син, зинһар, минем әти-әниемне онытма, мөмкинлегең булганда, аларга ярдәм ит. Аларга миннән күп сәлам тапшыр, алар бу турыда берни дә белмәгәннәре өчен мине гафу итесеннәр, алар белергә дә тиеш түгел иде. Менә барысы да әйтелде кебек. Исән булыгыз, минем кадерлеләрем.
Сезне кысып кочаклап, үбеп, сәлам белән әтиегез һәм Юра”.
Көчле, батыр кешенең гадел дә, дулкынландыргыч та хаты. Валентина Гагарина аны Юрий Алексеевич һәлак булганнан соң, 1968 елда гына укыган дип, язалар.
Җиргә төшкәч, Юрий Гагарин безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда чын кумирга, батырга әверелде. Тагын кем шундый халыкара герой була алды?