+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
27 апрель 2020, 18:19

Мәрхүмнәрне өйдә искә алыгыз!

28 апрельдә Радоница — христиан динендәгеләрнең мәрхүмнәрне искә алу көне билгеләп үтелә.

28 апрельдә Радоница — христиан динендәгеләрнең мәрхүмнәрне искә алу көне билгеләп үтелә.

Уфа һәм Стерлетамак митрополиты Никон православие динендәгеләрне бу көнне зиратларга йөрүдән баш тартырга чакырды.

Мондый карарның сәбәбе - катлаулы эпидемиологик хәл.

«Бөтен дөньяда коронавирус инфекциясе дип аталган авыру таралды. Радоницада без зиратка йөрергә күнеккәнбез, әмма тормышның үз кагыйдәләре. Архипастырь буларак әйтәм сезгә: үз йортларыгызда калыгыз. Без дисциплинаны никадәр яхшырак сакласак, бу инфекция шулкадәр тизрәк бетәчәк", - дип мөрәҗәгать итте диндәшләренә митрополит.

Фото: "Башинформ"
Читайте нас