+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
28 апрель 2020, 07:40

Исән барып, сау кайтыгыз!

28 апрель – Хезмәт хәвефсезлеге көне.

28 апрель – Хезмәт хәвефсезлеге көне.

Югары технологияләр чорында эш шартлары яхшыра, бер үк вакытта кагыйдәләр дә катгыйлана

Елдан-ел үсеп килүче сәнәгатьтә җитештерү вакытын киметергә, шулай ук ахыргы продуктның сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә торган яңа приборлар, станоклар һәм инструментлар барлыкка килә. Шуңа бәйле рәвештә, һәр яңа станокка әлеге агрегатта эшләү үзенчәлекләрен исәпкә алып формалаштырылган хәвефсезлек техникасын куллану инструкциясе тәкъдим ителә. Аларны төгәл башкару шактый файдалы һәм мөһим, чөнки бу тыныч һәм тизрәк эшләргә мөмкинлек бирә. Әмма кеше аларны автоматик рәвештә башкара башлый һәм бервакыт бу кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген истән чыгарырга да мөмкин.

Кайбер тикшеренү үзәкләрендә һәм лабораторияләрдә куркыныч бактерияләр һәм вируслар белән эшләгәндә галимнәрнең зарарлану һәм үлү очраклары билгеле. Әмма бәхетсезлек очраклары җитештерүче предприятиеләрдә күбрәк.
Әйтик, автоматлаштырылган цехларда көйләүче программа буенча эшли торган станоклар бар. Шуны онытырга ярамый, мондый агрегатны туктатырга берникадәр вакыт кирәк. Күпчелек станокларның әйләнеп торган элементлары бар. Хәвефсезлек кагыйдәләре буенча, эшченең киеме дә салынып торырга тиеш түгел, чәчләр җыелган һәм ышанычлы яшерелгән булырга тиеш. Эшчеләр арасында моңа игътибар итмичә, чәче, яисә киеме белән станокның әйләнеп торган элементларына кереп китүчеләр бар. Нәтиҗәдә, кемдер куркып кына котыла, кемдер җәрәхәт ала.
Республиканың “Дәүләкән ит ярымфабрикатлары комби­на-ты”ның җитештерү цехында эш-ләүче 44 яшьлек хезмәткәр фарш әйләндерү машинасын юа. Ул ит ярымфабрикатларын җитеш-терүче механизмдагы чимал калдыкларын кул белән җыеп алырга була, шул ук вакытта аның хез-мәттәше агрегат өслеген һәм идарә пультын сөртеп тора. Автомат кинәт эшли башлый: хатын-кызның уң кулы әйләнеп торган шнеклар арасына кереп китә. Коллегасының кычкыруын ишетеп, икенче хезмәткәр җиһазны эшләүдән туктата, беренче ярдәм күрсәтә. Зыян күрүчене дәваха-нәгә китерәләр, аның сәламәт-легенә зур зыян килә.
Тикшерү барышында фарш ясау машинасын тулысынча электр үткәргечтән сүндерелмичә, механизмның идарә пультын сөрткәндә очраклы рәвештә төй-мә­гә басылып, аның янә эшләп китүе ачыклана.
Бәхетсезлек очрагының сәбәбе – җиһазларның конструктив җитешсезлекләре, шулай ук хез­мәткәрләрнең хәвефсезлек ка-гыйдәләрен һәм техникасын үтәү­не контрольдә тотмавы, алар-ның хезмәтне саклау буенча инструкцияләрне бозуы — фарш ясаганнан соң, җиһазларны электр челтәреннән өзәргә тиеш булуы билгеләп үтелә.
Хезмәтне саклау таләпләрен бозган кешеләр штраф рәвешен­дә административ җаваплылыкка тартылган.
Башкортстанда Дәүләт хезмәт инспекциясе “БашРТС-Уфа” электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча 63 яшьлек электромонтерның үлем сәбәпләрен тикшерде.
Хезмәткәр стационар баскыч­лар буйлап узганда, тимер-бетон идәнгә егылып төшә. Ул алган тән җәрәхәтеннән үлә.
Башкортстан Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина сүзләренә караганда, производствода бәхетсезлек очракларының күпчелеген бетерү зур финанс чыгымнар таләп итми. Беренче чиратта, моңа эшләрне тиешенчә оештырмау, технологик процессны бозу, эш урыннарын оештырудагы җитешсезлекләр китерә.
Татьяна Астрелина билгелә­вен­чә, узган елда республикада бәхетсезлек очракларын тикшерү нәтиҗәләре буенча 17 миллион сумлык 373 административ штраф салынган. Моннан тыш, бәхетсезлек очраклары аркасында 126 планнан тыш тик­шерү үткәрелгән, аларның нәти-җәләре буенча 13 миллион сумга 286 административ штраф салынган.

Резида ВӘЛИТОВА.
Читайте нас