+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

Июль ниләр вәгъдә итә?

Июль – елның иң эссе ае санала. Аны “җиләк ае” дип тә йөртәләр. Икенче исеме – “яшенле ай”. Чөнки кояш кыздырганнан соң яшенле яңгырлар да еш күренеш.

Июль – елның иң эссе ае санала. Аны “җиләк ае” дип тә йөртәләр. Икенче исеме – “яшенле ай”. Чөнки кояш кыздырганнан соң яшенле яңгырлар да еш күренеш.
Айга сынамышлар:
* Июль эссе булса, декабрь суык килә.
* Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт.
* Салават күпере кызарып, төньяктан көньякка таба сузылса – хәвеф билгесе.
* Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак.
* Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
* Әгәр июльдә билчән күп икән – суык кыш көтегез.
* Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
* Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.
* Карлыгачлар очканда канатлары белән суга тиеп алсалар - яңгырга.
* Каргалар күктә очып уйнасалар –хәвефкә ишарә.
Һәр көнгә сынамышлар:
* 1 июльдә кояш алтынсу-сары, алсу шәүлә белән байый икән, яхшы һава торышына. Айның яшел төскә керә башлавы – көчле корылык килү билгесе.
* 2 июльдә ай мөгезенә “чиләк элеп” булса, көннәр коры торыр. “Чиләк элеп” булмаса – яңгырга.
* 3 июльдә үрмәкүч ятьмәләрен таратмаса, яңгыр явар. Тагын үрә башласа, һава торышы яхшыга үзгәрә.
* 4 июльдә җил төшкә кадәр бер якка исеп, төштән соң юнәлешен үзгәртсә, көннәр әйбәт торыр.
* 5 июльдә яңгыр яуса, икмәк уңар.
* 6 июльдә сандугач тавышы ишетелмәсә, арпа суктыра башларга мөмкин.
* 7 июльдә мул чык – мул кыяр уңы­шына.
* 8 июльдә яңгыр явып үтсә, умартачылар өчен уңышлы ел – бал уңа.
* 9 июльдә яңгыр яуса, сентябрь яңгырлы булыр. Әгәр көн кояшлы булса, бер атна буе шундый һава торышы сакланыр.
* 10 июльдә яңгыр яуса, Әбиләр чуагы “елак” булыр.
* 11 июльдә урман тавышсыз гына шауласа – яңгырга. Яңгырга 3-4 көн кала өрәңге яшь коя башлый.
* 12 июль – Питрау. Бу көннән соң үсемлекләр үсүдән туктый. “Питрау җитте – җәй үтте” дигән гыйбарә дә бар. Бу көнне яңгыр яуса, иген уңмый дип саныйлар.
* 13 июль – Күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә килер.
* 14 июльдә йолдызлар җемелдәшеп, иртән болытлар күренсә – көчле яшенгә.
* 15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур килер.
* 16 июльдә озынборын һәм черкиләр түгәрәкләнеп очса, алдагы 7 көн коры һәм матур булыр.
* 17 июльдә болытлар бер буй булып сузылып ятса – җылы көннәргә.
* 18 июль киче көндезгә караганда җылырак булса – яңгырга.
* 19 июль дымлы булса, сентябрь дә юеш булыр.
* 20 июльдә яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса – иген өчен зыянлы.
* 21 июль төнлә Ай тоныкланса, июль ахыры яңгырлы булыр.
* 22 июльдә кура җиләк уңса – суык кышка.
* 23 июльдә каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән – иртә көзгә. Астан-өскә таба саргая башласа, көз озак килер.
* 24 июльдә яңгыравыклы күк күкрәү – тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе – коеп яуган яңгырга.
* 25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.
* 26 июль кичендә черкиләр сырып ала икән – гөмбә уңышына.
* 27 июльдә яңгыр яуса, тагын 7 көн явачак.
* 28 июльдә иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көнгә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.
* 29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә.
* 30 июльдә яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер.
* 31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.
Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар
2 – Башкорстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Абдулхак Игебаев­ның тууына 90 ел.
3 – ЮХХДИ хезмәткәрләре көне.
4 – Халыкара кооперация көне.
5 – Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне.
8 – Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
11 – Бөтендөнья Җирдә яшәүче халыклар көне.
12 – Русия почтасы көне.
15 – Шагыйрь Сәләх Кулибайның тууына 110 ел.
17 – “Уфа моторлар эшләү берләшмәсе” акционерлар җәмгыяте (элекке Уфа моторлар эшләү заводы) ачылуга 95 ел.
18 – Башкортстанның атказанган артисты, режиссер Салават Итбаевка 75 яшь.
19 – Металлурглар көне;
40 ел элек – 1980 елның 19 июленнән 3 августына кадәр Мәскәүдә СССРда беренче тапкыр XXII олимпия уеннары үтә.
20 – Халыкара шахмат көне;
СССР Дәүләт премиясе лауреаты, генерал-майор Флүр Субаевның тууына 90 ел;
Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Га­фуриның тууына 140 ел.
22 – Танылган режиссер, педагог Шәүрә Мортазинаның тууына 95 ел.
25 – Сәүдә хезмәткәрләре көне;
шагыйрь Хәниф Кәримнең тууына 110 ел;
шагыйрь Низам Кәрипнең тууына 115 ел;
язучы Фәнидә Исхаковага 55 яшь.
26 – Хәрби-диңгез флоты көне;
Парашютчылар көне;
Башкортстанның атказанган артисткасы Алсу Бәх­тиевага 50 яшь.
29 – Мәгърифәтче Гали Рәфыйкиның тууына 130 ел.
30 – Тел галиме, филология фәннәре докторы Әхнәф Юлдашевның тууына 100 ел.
31 июль – Корбан гаете.
Читайте нас