+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
2 август 2020, 07:30

Бүген — Тимер юлчылар көне

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың барлык тимер юлчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың барлык тимер юлчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.


Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, бөтен икътисадны алга җибәрү өчен бу системалы тармак.
“Узган ел республика территориясе буенча 23 миллион тоннадан артык йөк ташылган. Ел саен шәһәр яны поездларыннан миллионлаган пассажир файдалана”, — дип билгели Радий Хәбиров котлау чыгышында.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Русия тимер юллары белән өстенлекле һәм ышанычлы партнерлык турында да белдерде. Алар ярдәмендә Башкортстанда Уфаның Көньяк әйләнешен модернизацияләү буенча масштаблы проектны тормышка ашыру, республика башкаласы тирәсендә боҗра юлы булдыру, яңа инфраструктура үсешен дә кертеп, Уфа – Нефтекама тимер юлы төзелешен проектлау башланды.
“Якындагы елларда “Уфа” станциясенең үрнәк тимер юл вокзалын булдырырбыз дип өметләнәбез", — диде республика Башлыгы.

Фото: Глава РБ
Читайте нас