+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Календарьда бу көн
11 август 2020, 06:45

Уфа ничек “миллионник” булган?

Башкалага бу титул бирелүгә — 40 ел!

Башкалага бу титул бирелүгә — 40 ел!

Уфа шәһәре 1574-86 елларда барлыкка килә. Әмма ул еллардагы халык саны турында төгәл мәгълүмат юк. 1825 елда Уфада 7 389 кеше булуын матбугатта басылган беренче мәгълүмат­лар курсәткән. Шәһәр зур булмаган территориядә, Агыйдел елгасының уң як ярында урнашкан. Уфаның үзәге 1950 елда “Беренче Май мәйданы” дип аталган (Дуслык монументы районы).

Башкала бик акрын үсә. 1856 елда анда 15 051 кеше яшәве билгеле. XIX гасырның 30-40нчы елларында шәһәрнең беренче планировкасы проекты гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта Уфа үзәгендә булган урамнар челтәре барлыкка килә. Шәһәр, нигездә, көнбатыш юнәлештә үсә: Ленин урамында, Фрунзе урамында (хәзерге З. Вәлиди) К. Маркс урамына кадәр кварталлар төзелә. Шәһәр үзәге күчә. Төп урам – шәһәр халкы йөри торган урын — хәзерге Октябрь революциясе урамы була (элек Казан урамы).
Крепостной хокук гамәлдән чыгарганнан соң, ревизияләр тукта­тыла. Дистәләрчә ел дәвамында патша Русиясенең халык саны турында төгәл мәгълүматлары булмаган, урындагы халык санын алу гына башкарылган. Уфада мондый исәп алуны 1864 ел азагында танылган статист-туган якны өйрәнүче­ләрнең берсе Николай Гурвич җитәкчелегендә үткәрәләр. Аның нәтиҗәләре “Элекке Ырынбур һәм хәзерге Уфа губерналары буенча статистик, тарихи һәм археологик белешмәләр җыен­тыгы”нда бастырыла. Ул вакытта Уфада 20 149 кеше исәпләнә.
Аннары 1879 елда халык санын алу үткәрелә: шәһәрдә 23 197 кеше теркәлә.
1886 елда Уфага нигез салынуның 300 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтәләр. Бу уңайдан халык санын алу үткәрелә һәм 26 976 кеше яшәве ачыклана.
1897 елда патша Русиясе “Русия империясе халкының беренче гомум санын алу”ны үткәрә. Ул беренче һәм соңгы гомумимперия исәбен алу була. Бу исәп алу буенча Уфада 49 275 кеше теркәлгән. 1886 елдан 1897 елга кадәр шәһәргә ел саен 2000нән артык кеше килгән. Монда 1888 елда Уфада тимер юл төзелү дә хәлиткеч роль уйный.
Бу елларда шәһәр үз чикләрен нык киңәйтә. Хәзерге Кооператив аланында, вокзал алды мәй­данында аерым торак участоклары барлыкка килә. Үзәк урам — Ленин урамы, ә гомумшәһәр үзәге — Сталин һәм Ленин урамнары почмагы була.
Патша заманындагы соңгы исәп алу шәһәр идарәсе тарафыннан 1916 елда башкарыла. Халык арасында Беренче бөтендөнья сугышы вакытында көнба­тыштан эвакуацияләнгән ”качаклар” төркеме дә булган.
1926 елның декабренә Уфа чикләре шактый киңәя. Шәһәр эченә Глумилино, Дубовка, Новиковка, Затон авыллары кертелә. Халык саны 98 537 кеше тәшкил итә. 1931 елда башкала халкы “Бөтенсоюз шәһәр халкын яңадан теркәү” белән исәпкә алына. Биредә 125 000 кеше яшәве ачыклана.
1937 елда үткәрелгән Бө­тенсоюз халык исәбен алу мәгълүматлары юкка чыгарылып, аның йомгаклары беркайда да басылмаса да, ул вакытта Уфада халык саны дөрес күрсәтелгән булган. Әлеге мәгълүматлар сәнәгать төзелеше белән бәйле рәвештә шәһәр халкының тиз үсешен чагылдыра. 1937 ел башында Уфада 210 926 кеше яши. 1931 һәм 1937 еллар арасында Башкортстан башкаласы халкы ел саен 13-15 мең кешегә арта.
Бөек Ватан сугышы алдыннан Уфа халкы саны 1939 елның гыйнварында Бөтенсоюз халык исәбен алу мәгъ­лүматлары белән аныклана. Ул вакытта биредә 257 915 кеше яшәгән.
1956 елның 1 апреленә Уфада — 265 мең, ә Черниковск шәһәре белән берләшкәннән соң — 471 мең кеше исәпләнә. Ул вакытта башкала халкы саны буенча Советлар Союзы шәһәрләре арасында 23нче урынны били.
1939 елда халык исәбен алганнан соң, Уфа халкы 92 процентка арткан, ул Свердловск, Казан, Чкалов кебек шәһәрләрнең үсеш темпларын узып киткән.
1980 елда Уфа “миллионник” булды, хәзер шәһәрдә 1,1 миллионнан артык кеше яши.
Читайте нас