Бүген, Милли кием көнендә, Дүртөйле районында милли киемнәр, милли рухтагы бизәнү әйберләре күргәзмәсе оештырылды.
Район Мәдәният сарае фойесында җәелдерелгән күргәзмә-ярминкә өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә фәһемле булды. Биредә районда менә берничә гасыр тату һәм бердәм гомер кичерүче татар, башкорт, урыс, мари һәм башка милләт вәкилләренең кием-салымнары, бизәнү әйберләре күрсәтелде, хэнд-мейд осталары үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте.
Милли кием көне уңаеннан Дүртөйле районы һәм шәһәрендә яшәүчеләр фото-флешмобка кушылды, социаль челтәрләргә үзләренең милли киемдәге рәсемнәрен элде. Әйткәндәй, район хакимияте хезмәткәрләре дә чарада актив катнашты.
Фото: Дүртөйле районы хакимиятеннән.